Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате
2014 елның 9 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
“ Хөрмәтле татарстанлылар! – диелә мөрәҗәгать текстында. – Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе тарафыннан 9 декабрь Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне итеп игълан ителде.
Коррупция – ул шәхси файда алу максаты белән хезмәт урыныннан законсыз файдалану. Мондый күренеш хакимият һәм халык арасында үзара мөнәсәбәтләргә, икътисад, республиканың конкурентлылыкка сәләтлелеге торышына начар тәэсир итә һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең барлык өлкәсенә кагыла.
Коррупция белән көрәш өчен дәүләт ягыннан да, һәм халык ягыннан да хәлиткеч һәм системалы якын килү кирәк. Бу максатларда Татарстанда 2006 елдан гамәлгә ашырыла торган республика коррупциягә каршы программалар эшли.
Коррупциягә каршы көрәш буенча Совет эше коррупцион закон бозуларны кисәтүнең нәтиҗәле инструменты булды. Аның утырышларында иң кискен мәсьәләләр карала, коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә республика стратегиясен тормышка ашыруга караган, Татарстан Республикасы Президентына тәкъдимнәр әзерләү гамәлгә ашырыла.
Республиканың хокук саклау органнары коррупциягә каршы көрәштә сизелерлек өлеш кертә.
Татарстан бүген – көчле үсеш алган төбәк. Ләкин безнең икътисадтагы казанышларыбыз коррупция белән хәлиткеч көрәштән башка мөмкин түгел. Ышанам, безнең республиканың киләчәктәге уңышлары һәрбер гражданның килешмәүчән һәм принципаль позициясеннән тора”.
Бүген Казанга Кытай Халык Республикасы (КХР) Оборона министры дун Цзюнь килде.
Г. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, КХРның Казандагы Генераль консуллыгы вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы телләре турындагы законнарны гамәлгә ашыру советының һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитетының уртак утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.