Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Ватан Геройлары көне уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле татарстанлылар! – диелә мөрәҗәгатьтә. Бүген без истәлекле датаны – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без һәлак булган геройларны искә алып кына калмыйбыз, бәлки безнең арада яшәүчеләрен хөрмәтлибез, - алар үз-үзләрен аямыйча һәм эчкерсез батырлыклары белән үзләренең туган илгә һәм халыкка тугрылыкларын исбатладылар.
Бөек Ватан сугышыннан соң инде берничә буын үсеп җитте, сугыш геройлары арасында татарстанлылар да күп иде. Ул кайгылы елларның шаһитләре азая бара. Ләкин бүген дә батырлыкка урын бар.
Россия герой ил, без күп сугышлар кичердек һәм үзебезнең сугышчыларның батырлыклары аркасында гына җиңеп чыга алдык. Алар безгә тыныч яшәү, эшләү һәм иҗат итү мөмкинлеген бүләк иттеләр, үзләренең кешелеклелек һәм гражданлык батырлыклары белән Ватанга хезмәт итүнең иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр, шуның белән алдагы буыннарның башкарган эшләре чагыштырыла.
Татарстан Республикасы территориясендә бер Советлар Союзы Герое, өч Россия Федерациясе Герое, 30 Социалистик Хезмәт Герое, алты Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры яши. Бүген җәмгыять беркайчан да булмаганча аларның акылы һәм ныклыгына мохтаҗ. Аларның данлыклы узганына карап, без үсеп килүче буында Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез һәм илне ышанычлы кулларга бирәбез, дип өметләнә алабыз. Сезгә бәхет, муллык һәм нык сәламәтлек телибез. Безнең балалар сугыш дәһшәтләрен белмәсен, ә аналар балаларын тыныч вакытта югалтмасыннар иде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков”.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында 2025 ел нәтиҗәләре буенча «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының конкурс комиссиясе утырышы узды. Чараны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.