ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан юлларында аварияләрне киметү чаралары турында фикер алыштылар

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү мәсьәләсе буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының уртак уырышы ТР Хөкүмәте Йортында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары катнашты.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин докладында 2014 нче елда республика юлларында һәлакәтләр һәм үлем күрсәткечләренең чагыштырмача уңай динамикасын шәрехләде. 2013 нче елның 10 ае белән чагыштырганда, 2013 нче елның 10 аенда Татарстан юлларында һәлак булучылар саны 75 кешегә азрак – 512 кеше. Һәлак булган балалар саны да өчтән бер өлешкә кадәр кимегән.

“Әлеге күрсәткечне комплекслы системалы эш нәтиҗәсе дип саныйм”, - дип белдерде Артем Хохорин.

Аның сүзләренчә, аварияләрнең кимүенә автомәктәпләрдә транспорт чарасы белән йөртүчеләрне әзерләүгә таләпләр катгыйлануы да уңай йогынты ясаган. Шулай ук 2014 елда мәктәп автобуслары катнашында җитди юл-транспорт һәлакәтләре булмады – министр фикеренчә, бу – мәктәп автобуслары маршрутлары уза торган юл участокларының 85 процентын норматив хәлгә китерүнең уңай нәтиҗәсе.

Шулай ук уртача тизлек җайланмалары белән җиһазландырылган 137 участокта һәлакәтләр саны 13 процентка кимегән.

Шул ук вакытта парковка кагыйдәләрен бозу кимеми, моның сәбәбе, Артем Хохорин фикеренчә, шул исәптән, Казанда парковка урыннары җитмәүдә дә.

ТР буенча эчке эшләр министры хәбәр иткәнчә, министрлык юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча җирле бюджеттан да финанслауны күздә тоткан муниципаль программалар кабул ителүенә ирешкән, ләкин барлык муниципаль берәмлекләр дә финанслауга кушылуны кирәкле күләмдә тәэмин итмиләр.

Шулай ук А.Хохорин җәяүлеләрне яктылык чагылдыру-кайтару элементлары белән тәэмин итү зарурлыгына игътибар итте. 2015 нче елның 1 нче июленнән шәһәрдән читтәге юлларда караңгы вакытта киемдә шундый элементлар булу мәҗбүри кертеләчәк. Ниһаять, ТР буенча эчке эшләр министры чиновникларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары турында хәбәр итте.

“Закон бар кеше өчен дә бертигез, һәм сез, пыяланы каралтып йөрүче, куркынычсызлык каешын эләктермичә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы җитәкчеләрнең исемнәрен атый аласыз, - дип мөрәҗәгать итте Артем Хохоринга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Сезнең барлык кагыйдә бозуларыгыз “Халык контроле”ндә теркәлеп бара, аларны хәзер яшереп булмый”.

Татарстан Республикасы Президенты шулай ук чиновникларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафларның автоматик төстә түләнү системасына тоташтырылырга йөкләмә бирде.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрына Рөстәм Миңнеханов штрафлар турындагы хатлар җибәрүне автоматлаштыру системасын эшләргә һәм аларны электрон формада да җибәрү мөмкинлеген булдыруны йөкләде.

Муниципаль берәмлек башлыкларына, Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, автомәктәпләр эшчәнлеге сыйфатына игътибарлы булырга кирәк. “Без һаман да блларда күп санда кешеләрне югалтабыз, - кызганып белдерде ТР Президенты. – Әйе, саны кими бара, әмма барыбер бу бит кеше тормышлары, гаилә фаҗигасе”.

Утырышта докладлар белән ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясадылар. Шулай ук утырышта Нурлат һәм Лениногорск муниципаль районнары башлыкларының, территорияләрнең авариялелеге ягыннан иң уңай күрсәткечел районнар буларак, докладлары тыңланды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков транспортның иярчен мониторинглавы җиһазлары белән түбән дәрәҗәдә тэмин ителгәнлегенә игътибар итте. “Мәгариф учреждениеләре машина һәм автобусларның 82% гына тәмин ителгән – бу дөрес түгел”, - дип белдерде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы һәм тиешле министрлык һәм ведомстволарга мониторинглау системасын кертү буенча эшне көчәйтергә кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International