Рөстәм Миңнеханов «Россия бүген» ХМА генераль директоры Дмитрий Киселев белән очрашты

2014 елның 10 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Россия бүген» халыкара мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Дмитрий Киселев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда «Россия бүген» ХМАның баш редакторы урынбасары Дмитрий Груздев, «Россия бүген» генераль директоры киңәшчесе Екатерина Красулина, ТР Президенты Матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнеәхмәтов, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге филиалы директоры Динә Газалиева катнашты.

Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Киселев мәгълүмат киңлекләрендә киләчәк хезмәттәшлек, Татарстанның федераль һәм халыкара дәрәҗәдә танылуына кагышлы мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Очрашуда кузгатылган мәсьәләләрнең берсе – Россия Федерациясе Президентының Федераль Собраниегә юлламасы булды (2014 елның 4 декабре).
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Россия Президенты үзенең Юлламасында капиталны амнистияләү турында сөйләгәндә ап-ачык сигнал бирде - Россия бизнесы акчалары Россиядән читтә түгел, Россиянең үзендә эшләргә тиеш». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу – мөһим бурыч, һәм хәзер иң төп бурыч – аны үти башларга кирәк.
«Татарстан шушы идеяләрне гамәлгә ашыру полигонына әверелергә әзер, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында. - Владимир Владимирович гарантияләр бирде, һәм алар барлык Россия регионнарына да кагыла. Шуңа күрә мин, Татарстан Президенты буларак, бизнесменнарга акчаларын республикага кертергә тәкъдим итәм. Безнең теләсә кайсы проектны гамәлгә ашырырлык мөмкинлекләребез бар. Республика җитәкчелеге һәм шәхсән мин инвесторлар белән очрашырга һәм теләсә нинди тәкъдимнәр буенча фикер алышырга әзер. Татарстан соңгы елларда икътисадый һәм финанс үзәгенә әвереледе. Перспективалы проектлар бездә күп».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International