Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Һиндстан башлыклары сөйләшүләрендә катнашты

2014 елның 11 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия делегациясе составында үзенең Һиндстанга визиты барышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Һиндстан Премьер-министры Нарендры Моди сөйләшүләрендә катнашты.


Россия Федерациясе Президенты Россия-Һиндстан мөнәсәбәтләренең динамик үсешен билгеләп үтте. «Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр барлык юнәлешләр буенча алга таба бара», — дип белдерде дәүләт башлыгы, сөйләшүләрне ачып.


Владимир Путин ассызыклаганча, визит йомгаклары буенча күп кенә документларга имза салу планлаштырыла, аныңча бу – ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә җитди адым.


Путин ышандырып әйткәнчә, Россия җитәкчелеге Россия белән Һиндстан арасында дистәләгән еллар буена урнаштырылган линиядән читкә китмәячәк.


Нарендра Моди үз чиратында белдергәнчә, Россия – Һиндстанның иң якын дусты һәм өстенлеккә ия булган стратегик партнеры.


Һиндстан Премьер-министры шулай ук белдергәнчә, сөйләшүләр башланыр алдыннан алар Путин белән шәхси очрашу уздырганнар, анда күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышканнар, һәм сөйләшүләр форматында сәүдә-икътисадый мәсьәләләргә акцент ясарга тәкъдим итте.


Сөйләшүләр барышында Россия һәм Һиндстан башлыклары барында килешүләргә һәм контрактларга имза салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International