Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты

2014 елның 12 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» автозаводы төзелешен башлап җибәрүгә 45 ел тулуга багышланган тантаналарда катнашты.

Тантана Чаллы шәһәренең Орган залында узды. Орган залы каршындагы мәйданда «КАМАЗ» автомобильләре күргәзмәсе оештырылган иде, холлда кунаклар игътибарына «КАМАЗ» ААҖ тарих музее экспозициясе тәкъдим ителде. Экспонатлар арасында уникаль документлар, көнкүреш предметлары, заводны төзи башлаганнарның беренче махсус эш киемнәре һәм башкалар бар иде.

Чара «КАМАЗ»ның 45 еллыгына багышланган спектакль премьерасы белән башланып китте, төп рольне атаклы актер һәм режиссер Никита Высоцкий башкарды, музыка өлешен Игорь Лерман җитәкчелегендәге «Провинция» камера оркестры музыкантлары оештырган иде.

Аннары «КАМАЗ» ААҖ ветераннарын һәм алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. Рөстәм Миңнеханов республика бүләкләрен тапшырды һәм камазлыларны бу күренекле дата белән котлады. Бүләкләнгәннәр арасында - «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин, аңа Татарстан Республикасы Президенты «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.

Бәйрәм кичәсен сәнгать осталары дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International