Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасында бүлеге рәисе Дмитрий Шиллерга хөкүмәт телеграммасын юллады. Ул шәхсән Дмитрий Шиллерны һәм «Антарктида-100» командасын яңа рекордка ирешүләре белән котлады.
«Чын күңелдән Сезне һәм «Антарктида-100» бердәм командасын яңа рекордка ирешү белән котлыйм, - дип әйтелә телеграммада. – Кыю, мавыгучан кешеләр, тәҗрибәле спортчылар, сез тагын бер кат россиялеләрнең берләшеп һәм дустанә рәвештә уртак эшне башкара алуларын, куелган максатларга ирешә алуларын һәм Ватаныбыз даны хөрмәтенә теләсә нинди авырлыкларны кичерә алуларын исбатладыгыз. Бигрәк тә Татарстан вәкилләренең ватанпәрвәрлек, максатлылык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге булулары шатлыклы. Сезгә барыгызга да рәхмәт белдерәм һәм һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим. Армый-талмый торган тикшеренү дәрте һәм иҗтимагый үсешкә үз өлешегезне кертү теләге сезгә яңа җиңүләргә ирешергә һәм бөтен хыялларыгызны тормышка ашырырга ярдәм итсен.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».