Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казан Кремлендә табигый монополияләрнең иҗтимагый контроль механизмнары турында фикер алыштылар
2014 елның 17 декабре, чәршәмбе
Кичә, 16 декабрьдә, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршында табигый монополияләр субъектларының эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Тармакара кулланучылар советының икенче утырышы узды. Совет әгъзалары Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашында табигый монополияләр эшчәнлегенә иҗтимагый контроль механизмнарын гамәлгә кертү мәсьәләләрен карадылар.
Беренче мәсьәлә буларак утырышта 2015-2019 елларга “Генерирующая компания” ААҖнең Инвестиция программасы проектын карау нәтиҗәләре буенча Тармакара кулланучылар советы нәтиҗәсе хакында фикер алыштылар. “Генерирующая компания” ААҖ генераль директоры Раузил Хаҗиев үзенең чыгышында предприятиенең 2019 елга кадәрге эш планнары турында сөйләде, предприятиенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә мөмкинлек бирүче яңа төзелеш һәм инвестиция проектларына аеруча игътибар итте.
ТР Дәүләт советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Рафис Борһанов утырышта төзелешне финанслау чыганакларын үзгәртү кирәклеге килеп туган очракта инвестиция программасына төзәтмәләр кертү механизмнарын билгеләүне тәкъдим итте. Шулай ук фикер алышу барышында,финанс базарындагы тотрыксызлыкны исәпкә алып, киләсе ел башында Генерирующая компаниянең инвестиция программасында проектларны өстәмә карау тәкъдим ителде.
Фикер алышуга Әсгать Сәфәров нәтиҗә ясады, ул билгеләгәнчә, 2015-2019 елларга “Генерирующая компания” ААҖнең инвестиция программаларын формалаштырганда кулланучыларның фикерләре исәпкә алынган. Тәкъдим ителгән фикерләрне исәпкә алып, Тармакара кулланучылар советы нәтиҗәне раслады, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәреләчәк.
Икенче мәсьәлә буларак совет әгъзалары 2013-2015 елларга Татарстан Республикасының бәяләр (тариф) сәясәте республика концепциясенең гамәлгә керү барышын карадылар. Бу мәсьәлә буенча тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Александр Штром доклад ясады. Аерым алганда, ул концепцияне тормышка ашыру өчен кабул ителгән чараларның үтәлеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Концепциянең төп бурычлары үтәлгәнне исәпкә алып, совет әгъзалары тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетына бу Концепцияне камилләштерү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә тәкъдим белән мөрәҗәгать итү кирәклеге турында карар кабул итте.
Өченче мәсьәлә буларак ТР Президентының 2014 елның 14 февраленнән булган “Татарстан Республикасы Президенты каршында табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча Тармакара кулланучылар советы турында” УП – 234 номерлы указының үтәлеше каралды. Тармакара кулланучылар советы рәисе Алексей Пахомов үзенең чыгышында 2014 елда советның эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз