Бүген Идел буе федераль округы регионнарында «Лукойл» нефть компаниясе эше мәсьәләләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында каралды, аны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Лукойл» ААҖ башлыгы Ваһит Алекперов, округ регионнары җитәкчеләре катнашты.
Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, киңәшмәне ачып билгеләп үткәнчә, «Лукойл» компаниясе ИФОның барлык регионнарында да актив эшли. «Илдәге кыен икътисадый хәлләргә карамастан, компания эшен арттыра бара, модернизация уздыра һәм күп кенә күрсәткечләр буенча Россиядә алдынгылардан санала», - диде М.Бабич.
Ул «Лукойл»га хас булган югары дәрәҗәдәге социаль җаваплылыкны билгеләп үтте. «Округның барлык регионнарында социаль партнерлык турында килешүләр төзелгән, күп милионлы социаль программалар гамәлгә ашырыла», - диде Михаил Бабич.
Аның сүзләренчә, бүгенге киңәшмә «Лукойл» башлыгы Ваһит Алекперов инициативасы буенча уздырыла, ул үтеп баручы елга йомгак ясарга һәм тармак алдында торган киләчәк планнарны карарга тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында киңәшмәдә катнашучыларны сәламләде һәм Татарстан белән «Лукойл» компаниясе арасында электән килгән ныклы багланышларны билгеләп үтте. Татарстан Президенты сүзләренчә, республика өчен «Лукойл» белән«Татнефть» арасындагы хезмәттәшлек бик мөһим, шулай ук Татарстанда «Лукойл» составына керүче «РИТЭК» кече нефть компаниясе эшләп килә. 2014 елда «РИТЭК» чыгарган нефть күләме 1 млн. тоннадан артып китәргә тиеш.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, «Лукойл» Татарстанның нефть чыгару өлкәсендәге партнеры гына түгел. «Компания –Татарстан сәнәгать продукциясен кулланучыларның иң эреләреннән берсе һәм ул безнең нефть химиясе тармагы өчен чимал китереп тора, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Моннан тыш, республикада «Лукойл» АЗСлар челтәре үзен яхшы яктан күрсәтте.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук компаниянең югары социаль җаваплылыгын билгеләп үтте һәм «Лукойл» га һәм шәхсән аның җитәкчесе Ваһита Алекперовка хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«Лукойл» ААҖ президенты Ваһит Алекперов хәбәр иткәнчә, компаниянең инвестпрограммасы ИФО территориясендә ел саен 100 млрд. сум тәшкил итә.
«Без элек керткән инвестицияләр ИФОда киләчәк ике елда 5 млрд. доллар дәрәҗәсендә төп фондларны кертергә мөмкинлек бирәчәк», - диде Ваһит Алекперов.
Киңәшмәдән соң биргән интервьюсында Михаил Бабич тагын бер кат мондый очрашуларның файдалы булуын ассызыклады. Үз чиратында Ваһит Алекперов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка һәм регионнар башлыкларына бу очрашу өчен рәхмәт белдерде.