Бүген Казанда РФ Президентының ИФОда тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич җитәкчелегендә Идел буе федераль округы регионнарының губернаторлары «Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәгендә һәм Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктында булдылар. Хезмәттәшләрен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озата йөрде.
«Патриот» үзәге һәм җыелу пунктының эшчәнлекләре белән регионнар башлыклары Тулы вәкаләтле вәкил каршындагы Советның гражданлык-патриотик тәрбия һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләүгә багышланган утырыш алдыннан таныштылар. Әлеге чара бүген Татарстан башкаласында үткәреләчәк.
«Патриот» республика спорт-патриотик һәм яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү үзәге 2007 елның 24 апрелендә оештырылды. Россия Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү буенча дәүләт программасы, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүнең комплекслы республика программасы һәм оешманың уставы буенча «Патриот» үзәге социаль әһәмиятле гражданлык һәм патриотлыкны формалаштыру һәм үстерү механизмын төрле мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләү һәм укыту аша булдыру эшен алып бара.
«Патриот» үзәге – җиһазландырылган укыту сыйныфлары ул (медицина әзерлеге сыйныфы, компьютер һәм хәрби хезмәт нигезләре сыйныфлары), эзләү хәрәкәте музее, 600 урынлак универсаль зал, 550 урынлык йокы бүлмәсе, 450 урынлык ашханә, 60 урынлык конференц-залы, тренажер залы, электрон ату бүләмсе, мини-футбол, волейбол һәм стритбол мәйданчыклары, скаладром, укыту-тактика шәһәрчеге һәм башкалар. Барлыгы - 10,7 мең кв. метрлык мәйдан.
Мәртәбәле кунакларны «Патриот» үзәгендә Чаллы шәһәренең кадет мәктәбендә тәрбияләнүче балалар чыгышы белән каршы алдылар. Губернаторларга Казандагы «Зарница» фабрикасында ясалган атуга, автоматны җыю-сүтүгә, яраланган кешеләргә реанимация үткәрүгә өйрәтүче тренажерларны күрсәттеләр. Мондый тренажерларны мәктәп дәресләрендә генә түгел, яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү вакытында да кулланырга мөмкин.
Округ регионнарының губернаторларына музей, «Патриот» үзәгенең укыту сыйныфларын, тренажер залын, скаладром, гыйбадәтханәне күрсәттеләр. Кунакларга Татарстанда яшьләрне хәрби хезмәткә әзерләү тәҗрибәсе турында сөйләделәр, республика алты ел дәвамында бу эшчәнлек буенча Россиядә иң уңышлы регион дип санала.
РФ субъектлары башлыклары һәм Михаил Бабич шулай ук «Патриот» үзәге белән бер бинада урнашкан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктында булдылар, казарма бүлмәләрен, ашханәне карадылар.
Кунаклар үзәктә хәрби-патриотик тәрбия һәм хәрби хезмәткә әзерләү шартларын югары бәяләделәр һәм Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә теләүләрен белдерделәр.