Рөстәм Миңнеханов: «Ватанын яратучы чын патриот тәрбияләү – гомумдәүләт бурычы»

2014 елның 19 декабре, җомга

Граждан-патриотик тәрбия эшенең уңышлы баруы барлык кызыксынучы якларның тырышлыгын берләштерүгә бәйле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет утырышында хәбәр итте. Казанда узган бу утырышны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич алып барды, темасы – яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм армиягә әзерләү. Утырышта шулай ук округ регионнары губернаторлары, РФ генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Сергей Поспелов, Тулы вәкаләтле вәкил каршындагы яшьләр советы әгъзалары катнашты.

Утырышны ачып, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Казандагы «Патриот» спорт-патриотик һәм яшьләрне армиягә әзерләү үзәгендә булулары турында сокланып сөйләде.

Ул белдергәнчә, Россиядщ хәрби-патриотик әзерлек үзәкләре булдырыла, күп кенә хәрби-патриотик клублар эшләп килә, эзләнү отрядларының активлыгы арта, Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган зур программа гамәлгә ашырыла.

Төп нотык белән Советның эш төркеме җитәкчесе – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул округ җитәкчелегенә утырышны уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде. «Без моны хәрби-патриотик эш системасын үстерү буенча Татарстанның уңай тәҗрибәсен бәяләү дип саныйбыз», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Ул искә төшергәнчә, республика Россия Федерациясе Хәрби Көчләре сафларында хезмәткә әзерлек конкурсында 6 ел буена җиңеп килә, ДОСААФны үстерү инициативасына, эзләнү хәрәкәтенә актив ярдәм итә. «Отечество» региональ бүлекчәсе Бөтенроссия мәгълүмат-эзләнү үзәгенең координаторы итеп билгеләнде.

«Билегеле, Идел буе федераль округының һәр регионында үзләренең кызыклы практикасы бар. Тапшырылган материалларны караганнан соң моңа тагын бер кабат ышанасың. Үзара тәҗрибә алмашу бүгенге утырышның иң мөһим йомгагы булыр, дип уйлыйм».

«Патриотик тәрбия, дәүләт сәясәтенең төп бурычы буларак, яшьләр һәм яшьләр сәясәте турындагы законнарда беркетелгән, - диде Татарстан Президенты. – Һичшиксез, киләчәктә норматив-хокукый базаны ныгыту өчен Россия Федерациясендә патриотик тәрбия турында федераль закон кабул итәргә кирәк».

«Дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген региональара координацияләүне арттыру өчен яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм армиягә әзерләү буенча округ координацион советы булдыру турындагы тәкъдимне округ җитәкчелеге карамагына чыгарабыз», - дип белдерде Р.Миңнеханов.

Патриотик эш өчен күп функцияле мәйданчыклар булдыру бик мөһим, дип саный Татарстан Республикасы Президенты. Патриотик тәрбия буенча якындагы 5 елга федераль программа кысаларында өстәмә финанслау да моңа ярәм итәр иде, ди ул.

«ДОСААФ бу юнәлештә зур роль уйный иде, әмма билгеле бер этапта бу оешма эчендә тискәре процесслар башланды, ДОСААФны хезмәт күрсәтүләр буенча коммерциячел структурага әйләндерү куркынычы килеп туды», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Бүген ИФОның 14 регионында 70 меңләп ДОСААФ әгъзасы санала, әмма ресурслар тигез бүленмәгән. Әгъзаларның яртысыннан артыграгы Пермь краенда, Татарстанда һәм Башкортостанда тупланган.

«ДОСААФ элеккегечә үк яшьләрне патриотик тәрбияләүнең төп үзәге булырга тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен аның матди-техник базасын яңартырга кирәк».

Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән ветераннар хәрәкәтенең реаль активистларына таянырга тәкъдим итте.

«Тулаем ветераннар хәрәкәтенең потенциалын бәйрәмнәр вакытында гына түгел, системалы һәм озак сроклы итеп оештырырга кирәк», - диде Татарстан Президенты.

ИФОда яшьләрнең патриотик хәрәкәте актив үсә, яңа оешмалар барлыкка килә. Төп бурыч – хәрәкәтнең массакүләм булуына ирешү.

Татарстан Президенты хәрби-патриотик клублар конференциясен чакырырга өндәде.

Бүген кискен мәсьәләләрнең берсе – эзләнү хәрәкәтен финанслау.

Патриотик тәрбиядә аерым җаваплылык мәгариф өлкәсенә, аерым алганда, Суворов училищеларына һәм кадетлар мәктәпләренә төшә. Советның эш төркеме мәгариф өлкәсендә патриотик тәрбия системасын камилләштерү буенча тәкъдимнәр кертте.

Бу тематика буенча фәнни тикшеренүләрне, фәнни-мөгаллимлек һәм тикшеренү эшен җайга салуның яңа дәрәҗәгә күтәрү мәсьәләсе дә өлгерде, шуңа бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов, Казан федераль университеты базасында фәнни-практик семинар оештырырга кирәк, диде.

Интернетның социаль челтәрләрендә дә патриотик тәрбия эше киңәйтелергә тиеш, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу патриотизм тәрбияләү методы гына түгел, ул – яшьләргә йогынты ясауның мөһим инструменты да.

Чыгышы азагында Татарстан Президенты Идел буе округының безнең ил геройлары Ватанын, туган җирен саклаган, армый-талмый Ватаны хакына хезмәт иткән территория икәнлеген билгеләп үтте.

Утырыш барышында Россия Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык башлыгы Сергей Поспелов, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы вәкилләре, округ регионнары губернаторлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International