Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендәге объектлар буенча йөреп чыкты

2014 елның 21 декабре, якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге объектлары буенча киңәшмә барышында Калинин, Пехотная, Ремесленная урамнарында, Горный тыкрыгында урнашкан агач йортларны карап чыкты.

Беренче пункт Калинин урамы булды, анда агач архитектурасы объектлары яхшы сакланган. Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова бу урынның XIX гасырдан бирле Өченче тау дип аталуын әйтте.

Өченче тау бер мәртәбә дә янгынга эләкмәгән. Тауның ландшафты да, планлаштыруы да, йөз яшьлек берничә йорт та сакланып калган. Мондагы агач йортлар мәдәни мрас объекты булып тора.

Рөстәм Миңнеханов бу урам буенча аз катлы корылмалы төзелешкә рөхсәтләр бирергә тәкъдим итте.

Аннан соңгы объект – шулай ук торак йорт, анда 1937 елда Чистай Епискобы изге Иоасаф (Удалов) яшәгән (Тихомирнова ур., 31).

Бу объект Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча 18 метрга эчкәрәк күчерелгән, чөнки урам тараерга мөмкин булган. Эчке эшләр тәмамланган, бакча утыртылган. Хәзер ремонтны төгәлләргә, газ кертергә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов шушы бинада традицион мәдәният белән шөгыльләнү идеясен хуплады һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына ремонт эшләренең хакын билгеләргә, смета әзерләргә кушты.

Аннары Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансерын урнаштыру өчен билгеләнгән бинадагы капиталь ремонт барышы белән танышты (Себер тракты, 31, элеккеге 15 нче шәһәр срхауханәсе).

Рөстәм Миңнехановка бина фасадларының 90%ы җылытылган, тәрәзәләр кую тәмамлана, җылылык кертергә һәм эчке эшләргә тотынырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр. 2015 елның августында монда капремонт төгәлләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International