Илдар Халиков “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты

2014 елның 22 декабре, дүшәмбе
Бүген Казанда “Корстон” кунакханә, сәүдә, күңел ачу комплексында “Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Бу чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Тантана театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Аннан соң алып баручылар, җиңүчеләргә бүләк тапшыру өчен, сәхнәгә Илдар Халиковны чакырдылар.

Искә төшерәбез, конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрне табигатьне саклау эшчәнлегенә кызыксындыру, шулай ук экология темасын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары эшләрен активлаштыру өчен үткәрелә.

ТР Министрлар Кабинеты башлыгы билгеләгәнчә, бу конкурслар республикада унберенче тапкыр уздырыла. Ул шулай ук предприятие, оешма, муниципаль районнар үз инициативаларын белдерә, мәсәлән, Казанда “Яшел рекорд” уникаль проекты гамәлгә керде, диде.

“Эколидер” һәм “Кеше һәм табигать” республика конкурслары, безгә бүген табигать биргән әйләнә-тирәне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңларга ярдәм итә, диде Илдар Халиков чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, һәм сез - “Татарстан Республикасы экологиясе” дип аталган зур проектта катнашучылар. Ул шулай ук предприятие һәм оешмаларның кереме табигатьне юкка чыгару, үзебез яшәгән территорияне пычрату хисабына артырга тиеш түгел, дип ассызыклады.

“Эколидер” конкурсында абсолют җиңүче итеп Шашин исемендәге “Татнефть”ААҖнең нефть чыгару компаниясе игълан ителде.
Конкурс номинацияләрендә “ТАНЕКО” ААҖ, “Казан йортлар төзелеше комбинаты”, “ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге (Саба районы), “Чаллы водоканалы”, Титов исемендәге Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты, Казан май заводы һ.б. призлы урыннар яулады.
Татарстанның муниципаль берәмлекләре катнашкан номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International