Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» Директорлар советы утырышын уздырды

2014 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Татнефть» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Директорлар советында «Татнефть» ААҖнең 2014 елның 11 аенда бюджет үтәлеше нәтиҗәләре каралды һәм 2015 елның январь аена һәм беренче кварталга бюджеты расланды.

Утырышта алга таба материаль-техник тәэмин ителеш системасын үстерү турындагы доклад буенча фикер алыштылар. 2015 елга төп бурычлар билгеләнде. Бу - корпорацияара сәүдә мәйданчкларына үтеп керү юлы аша чимал китерүчеләр аудиториясен киңәйтү, максималь рәвештә импортны алыштыру, Россия җитештерүчеләре белән туры элемтәләр урнаштыру һәм башкалар.

«П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно» ҖЧҖ мисалында кече һәм урта бизнесны үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру каралды. Хәзерге вакытта предприятие елына 24 мең тонна продукция җитештерә, бу проектта каралган көчтән 14 %ка артыграк. Соңгы ике елда юеш бүленгән пыяла җепләрен, ровинг тукымаларын, пыяла порошогын җитештерү буенча яңа мәйданчыклар эшләтеп җибәрелде. 2015 елда предприятие пыяла күбеге, чиратылган пыяла җепләре һәм коры бүленгән җепләр кебек инновацион продуктлар җитештерергә планлаштыра. Җитештерелүче продукция күләмен һәм производство көчен арттыру перспективалары каралды, бу алга таба яңа эш урыннарын булдырырга һәм Россиядәге пыяла җепселләре базарында импортны алыштыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Директорлар советында шулай ук «Татнефть» ААҖ эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International