Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда “Бердәм Россия” бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин катнашты.
Чараны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, ел азагында депутат корпусы белән мондый очрашулар гадәтигә әйләнергә тиеш, һәм бүген 2014 елда Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларлары эшенә йомгак ясарга кирәк. Ул шулай ук искә төшергәнчә, ел дәвамында Дәүләт Думасы депутатларлары белән алты очрашу уздырылган, беренче очрашу (2014 елның 30 гыйнвары) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
«Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү турында» төп нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов чыгыш ясады. Ул дәүләт программалары һәм федераль максатчан программалар кысаларында игълан ителгән һәм расланган инвестицияләр күләме турында, шулай ук финансланган суммалар турында белешмәләр бирде.
Артем Здунов билгеләп үткәнчә, Татарстан 32 мөмкин булган федераль максатчан программалардан дүртесендә генә катнашмый.
Очрашу барышында Татарстан Республикасы икътисадына федераль бюджет акчаларын җәлеп итү, шул исәптән акчаларны яңадан бүлүне исәпкә алып (лимитлардан тыш финанслау) эше өчен депутат корпусының бөтен мөмкинлекләрен файдалану тәкъдиме әйтелде.
Очрашуда чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2014 елда агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме, шул исәптән федераль акчаларны үзләштерү турында мәгълүмат бирде. Ул хәбәр иткәнчә, быел 2013 елга караганда федераль финанслау күләме азрак булды. Моннан тыш, Марат Әхмәтов 2015 елның киләчәк язгы чәчү җәһәтеннән борчылу бүлдерде. Аерым алганда, ул билгеләп үткәнчә, ашламалар кыйбатланды, тулаем алганда чәчү эшләренә финанслау күләмен арттырырга кирәк булачак.
Оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт заказы турында Татарстан Республикасы вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, барлык федераль максатчан программалар буенча республика актив эшли. 2015 елда федераль максатчан программаларда катнашуга Татарстан да заявка бирде, диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать итеп, искә төшергәнчә, бүген төп максат – барлык федераль программаларда катнашу, барлык булган потенциалдан файдалану. Ул хәзерге заман икътисадый шартларында эшләнеше аеруча мөһим булган темаларны билгеләде, шул исәптән – закон чыгару дәрәҗәсендә.