Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Рус география җәмгыяте»БИОның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсенең «Антарктида - 100» экспедициясендә катнашучылар белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Исегезгә төшерәбез, «Антарктида-100» Россия экспедициясе иң көньяк материгы янында суга чумганнар иде. Алар йөз метр тирәнлеккә җиткәннәр иде. Россиялеләр мондый куркыныч шартларда чумучыларның иң беренчесе булдылар.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда дайверлар җилкәнле яхтада чуму урынына барып җитүләре турында сөйләделәр. Аларның сүзләренчә, өстә температура сигез градус, су температурасы –минус өч градус.
«Антарктида – 100» проекты җитәкчесе, «Рус география җәмгыяте» БИОның Татарстан Республикасындагы региональ бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер хәбәр иткәнчә, бөтендөнья рекорды теркәлгән, экспедициядә катнашучыларга бу фактны раслаучы сертификат тапшырылды.
Дайверларның киләчәк максаты – төньяк котыпта су төбенә чумып карау.
Рөстәм Миңнеханов экспедициягә катнашучыларга рекордлары өчен рәхмәт белдерде. Ул дайверларга Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре (Татарстан Республикасы «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре) тапшырды.