Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда ТР Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премиясен тапшырдылар
2014 елның 26 декабре, җомга
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең “Сыйфат өчен” премияләренә 10 нчы республика конкурсы лауреатлары һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләрне Татарстанның беренче вице-премьеры Алексей Песошин тапшырды.
ТР Хөкүмәтенең сыйфат өчен премияләренә дәгъва кылу республика конкурсы 2003 елның апрелендә оештырылган. Премияләр ел саен конкурс нигезендә предприятие һәм оешмаларга продукция һәм хезмәтләр сыйфаты өлкәсендә ирешкән нәтиҗәләре, сыйфат белән идарә итүнең югары нәтиҗәле ысулларын гамәлгә кертүләре өчен тапшырыла.
Бүгенге тантананы ачып, Алексей Песошин, соңгы елларда республикада предприятиеләрнең сыйфат белән идарә итү өлкәсендә әйдәп баручы дөньякүләм җитештерүчеләре белән берләшүе күзәтелә, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, конкурс бик популяр һәм әһәмиятлегә әйләнде. “Конкурста җиңү генә түгел, катнашу да бик мөһим санала, шуңа ул республика кысаларыннан чыкты. Конкурс лауреатлары хаклы рәвештә барлык товар җитештерүчеләр өчен үрнәк булып тора”, -дип белдерде Алексей Песошин.
Аның сүзләренчә, конкурс лауреаты исеме бүген – ТР Хөкүмәте тарафыннан югары бәя генә түгел, бәлки Россия күләмендә танылган бренд булып тора. Шуның белән бергә Татарстан – “Сыйфат өчен” премияләрен тапшыру гадәти саналган төбәкләрнең берсе. “Конкурс киләчәктә дә уздырылыр”, дигән ышаныч белдерде ТР вице-премьеры.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры, сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен бирү буенча совет рәисе Равил Зарипов хәбәр иткәнчә, 2014 елда конкурска 86 оешма заявка биргән, шул исәптән Татарстаннан читтә хуҗалык итүче субъектлардан 6 заявка килгән. Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, шулай ук Лаеш, Алексеев, Яшел Үзән районнары предприятиеләре һәм оешмалары зур активлык күрсәткән. Сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр, төзелеш һәм мәгариф өлкәләрендә эшләүче сәнәгать предприятиеләре, оешмалары конкурста актив катнашкан.
Совет карары белән 7 оешмага конкурс лауреаты исеме бирелгән, 19ы дипломант булган.
Сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премияләренә 2014 елда түбәндәге оешмалар лаек булды:
производство өчен продукция һәм халык кулланышындагы товарлар җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, эшчеләр саны 250 дән артык предприятие һәм оешмалар категориясендә – Түбән Каманың “Түбән Кама нефтехим” ААҖ;
хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, хезмәткәрләре 250 дән артык предприятин һәм оешмалар категориясендә – “Казан Гипронииавиапромы” ЯАҖ (Казан ш.), “Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика балалар клиник хастаханәсе” (Казан ш.), “Татспецтранспорт” идарәче ширкәте” ҖЧҖ (Әлмәт ш.);
халык кулланышындагы товарлар һәм сәнәгый билгеләнештәге продукция җитештерү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, эшчеләр саны 250 дән артмаган предприятиеләр категориясендә – “АК БАРС Строй” ҖЧҖ (Казан ш.);
хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы, хезмәткәрләре 250 дән артмаган оешмалар категориясендә – “Әлмәт политехник техникумы” (Әлмәт ш.), “Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәге” (Казан ш.).
Бүләкләү тантанасы тәмамланганда Алексей Песошин лауреатларны котлады һәм аларга киләчәктә дә уңышлар теләде, һәм шулай ук чираттагы 11 конкурсның башлануын игълан итте.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз