ТР Президенты «ТАНЕКО»да ел йомгаклары буенча киңәшмә уздырды

2014 елның 26 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Түбән Камада «ТАНЕКО» комплексын төзү проектын гамәлгә ашыру буенча республика штабының йомгаклау утырышы уздырылды. Утырышта «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.


Башта Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» комплексының акрынлап кокслау җайланмасын (АКҖ) төзүнең барышы белән танышты. Хәзерге вакытта монда барлык зур тоннажлы һәм зур габаритлы җайланманы монтажлау тәмамаланган, гомуми төзелеш эшләре актив алып барыла. 2015 елда сәнәгать эксплуатациясенә тапшырылачак АКҖын эшләтеп җибәрү ачык төстәге нефть продуктлары чыгышын 77 процентка кадәр арттырачак.


Киңәшмәдә катнашучылар «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖдә булдылар. Бүген монда станциянең электр куәтен 380нән 730 мегаваттка кадәр арттырырлык модернизациянең беренче этабы тәмамалнып килә. Икенче этапта ТЭЦны яңа ягулык төре – нефть коксына күчерү планлаштырыла, аны «ТАНЕКО» ААҖ җитештерәчәк. Якын киләчәктә предприятиедәге ТГМЕ-464 казаннары агрегатларын реконструкцияләү башланачак. Коксны монда ягулык буларак куллану «Татнефть» ААҖгә «йомык цикл» бурычын үтәргә ярдәм итәчәк: үз чималы нигезендә нефть чыгару һәм нефть эшкәртү ихтыяҗлары өчен электр һәм җылылык энергиясе эшләп чыгарылачак.


АКҖ һәм ТЭЦ мәйданчыкларын караганнан соң Татарстан Республикасы Президенты 2014 ел йомгаклары буенча киңәшмә уздырды. Хисап нотыгы белән «ТАНЕКО» ААҖ генераль директоры Леонид Алехин чыгыш ясады. Ул комплекс үсеше өчен 2014 елның уңышлы булуын билгеләп үтте. Алдан исәпләүләр буенча 2014 елда «ТАНЕКО» 8,5 млн. тонна нефть чималы эшкәрткән.


Гидрокрекинг җайланмасын эшләтеп җибәргәч, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы 19,76%ка арткан һәм 67,92%ка җиткән.


2014 елның 2 декабрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә гидрокрекинг җыелма җайланмасы сәнәгать эксплуатациясенә тапшырылган, өченче чират эшли башлагач, майлар җитештерү куәте елына 186 мең тоннага җитәчәк.


«Татнефть» ААҖ УРПС башлыгы Николай Заикин төзелеш проектларын гамәлгә ашыру идарәсе эшчәнлеге турында сөйләде.


2014 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруда катнашучыларның барысына да уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, бу стратегик мөһим объектны төзүдә үз һөнәренең осталары булган, зур масштаблы нефть эшкәртү һәм нефть җитештерүләрен төзергә сәләтле компетентлы команда эшләгән, моңа проектлау да, төзелеш тә, җайланмаларны китереп тору да, эшләтеп җибәрү чаралары да һәм грамоталы эксплуатация дә керә.


Киңәшмә азагында «Татнефть» компанияләре төркеменең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International