Рөстәм Миңнеханов: «ТР ССП - Россиядә иң яхшы палаталарның берсе»

2014 елның 26 декабре, җомга

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы Россиядә иң абруйлы һәм мөһим сәүдә-сәнәгать палаталарының берсе һәм республика икътисады үсешендә зур роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 ел йомгакларына багышланган ТР ССПның бәйрәм чарасында хәбәр итте.


Чараны ачып, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев республика Президентының эшкуарлык эшчәнлегенә игътибарын аерым билгеләп үтте.


Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә ассызыклаганча, сәүдә-сәнәгать палатасы теләсә кайсы регион өчен мөһим структура булып тора. «Безнең сәүдә-сәнәгать палатасы бик абруйлы һәм дәрәҗәле санала, ул илебездәге иң яхшы палаталарның берсе», - дип белдерде Р.Миңнеханов.


Ул искә төшергәнчә, ТР ССП күп чараларда актив катнаша, аның рәисе Шамил Агиев Татарстан делегацияләренең чит илләргә эшлекле сәфәрләрендә катнаша, Татарстан ССПның Россиядә дә, чит илләрдә дә багланышлары нык һәм күп.


«ССП үзе эшкуарлар белән җитди эш алып бара, аларның мәнфәгатьләрен кайгырта, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. – Һәм хәзер, бу катлаулы заманда, көчләребезне тупларга кирәк. Безнең уңышлы тормыш – безнең кулларда».


Танатана кысаларында Татарстан Республикасы ССПның еллык эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм палатаның аеруча актив әгъзаларына дипломнар тапшырылды һәм рәхмәтләр белдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International