Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Лаешта аварияле торактан күченүчеләргә яңа фатир ачкычлары тапшырылды
2014 елның 27 декабре, шимбә
Бүген Лаешта гражданнарны аварияле торактан күчерү программасында катнашучыларга тантаналы шартларда яңа фатир ачкычлары тапшырылды. Чарада ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды идарә рәисе - генераль директоры Константин Цицин, фондның күзәтү советы рәисе Сергей Степашин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин катнашты.
Өй туйларын бәйрәм итүчеләрне сәламләп, район башлыгы бүген гражданнарны аварияле торактан күчерү программасы буенча төзелгән 24 фатирлы йорт тапшырылганны билгеләп үтте.
"Без бу көнне түземсезләнеп көттек һәм Яңа ел алдыннан кешеләрне шундый бүләк алуы белән бик горурланабыз. Әлбәттә, бу бик зур бәхет", - дип ассызыклады Михаил Афанасьев. Аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге әлеге программаны тормышка ашыруга игътибар күрсәтмәсә, боларны эшләп булмас иде.
"Торак төзелеш - өстенлекле мәсьәлә, Татарстан Президенты аны үз игътибырында тота. Атна саен бу мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрелә", - диде ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, быел Татарстанда 2,4 квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды дип тә өстәде.
Чарада ТКХ реформалаштыруга ярдәм фондының күзәтү советы рәисе Сергей Степашин: "Татарстан быел аварияле торактан күчерү программасын үтәде дип кыю рәвештә әйтергә була. Алга таба да бергә эшләүне дәвам итәрбез", - дип белдерде. Аның сүзләренчә, торакның сыйфатлы булуы мөһим. Ул төзүчеләргә эшләре өчен рәхмәт белдерде. "Ә сезгә күпме еллар түзеп яшәгәнегез өчен рәхмәт әйтергә телим, - диде С.Степашин яңа фатир хуҗаларына мөрәҗәгать итеп. - Кешеләрнең яхшы шартларда яшәве - дәүләтнең бурычы ул".
Кунаклар өй туйларын уздыручыларга күптән көтелгән фатир ачкычларын тапшырды. Символик тасманы кискәннән соң, кунаклар фатирларның берсендә кунакта булды, анда яшәүче кешеләр белән аралашты.
Әйтергә кирәк, 24 фатирлы йортны төзү июнь аенда башланган, ә декабрь аенда ул файдалануга ташырылган. Бинаның гомум мәйданы - 1 мең квадрат метрдан артык. Йортта 12 бер бүлмәле (гомум мәйданы 35,6 квадрат метр), 12 ике бүлмәле фатир (гомум мәйданнары 53,7 һәм 60,4 квадрат метр). Йортның смета бәясе - 28,6 миллион сум.
Моннан тыш, программада катнашучыларны күчерү өчен 731,4 квадрат метрлы тагын бер 16 фатирлы йорт төзелгән. Өстәвенә, Рождественский авыл җирлегендә муниципаль бюджет хисабына тагын ике фатир төзекләндерелгән.
Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз