Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром” ААҖ Идарә рәисе Алексей Миллерга “Зенит-Казан” волейбол клубына “Газпром” тарафыннан күрсәтелгән ярдәм, Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов исеменнән Алексей Миллерга юлланган телеграммада әйтелгән.
«Хөрмәтле Алексей Борисович! Татарстан Республикасының бөтен спорт яратучылары исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне “Зенит-Казан” волейбол клубының Россия Кубогында җиңүе белән котлыйм, - диелә, аерым алганда телеграмма текстында. – Спортчылар һәм клубның тренерлар штабының яңа казанышларга юнәлдерелгән бердәм һәм югары дәрәҗәдә профессиональ хезмәте Казан волейболчыларына унбишенче юбилей сезонында унбишенче җиңүгә ирешергә ярдәм итте. “Газпром” тарафыннан клубка күрсәтелгән ярдәм өчен, һәм сезнең Россия һәм Татарстанның спорт абруен арттыруга керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, Яңа 2015 елда күп кырлы эшчәнлегегездә һәрвакыт уңышка ирешүегезне телим.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов».