Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 18 мең сум тәшкил итә
2014 елның 30 декабре, сишәмбе
Татарстан Республикасы мәдәният хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы агымдагы елның 9 ае буенча 17 889,7 сум тәшкил иткән, яисә Татарстан Республикасы икътисады буенча уртача хезмәт хакының 65,3%ы (27 401,3). Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин хәбәр итте.
2014 елда Татарстанда 47 күп функцияле мәдәният үзәкләре ачылган. Барлыгы 2012 елдан төбәктә 139 үзәк төзелгән. Министр шулай ук мәдәният учреждениеләренең автопаркы сизелерлек яңарды, дип өстәде. Муниципаль мәдәният учреждениеләре өчен 27 “Лада Лагрус” автомобиле бирелгән, шул исәптән 18е – федераль акча хисабына. Яңа төзелгән авыл клублары өчен 4,7 млн сумга җиһазлар кайтарылган.
Авылларда һөнәри сәнгатьне алга җибәрү өчен һөнәри иҗат коллективларының 400 концерты һәм театраль тамашалар, татар эстрадасы йолдызларының 50 концерты, иҗади берләшмә әгъзаларының 70тән артык очрашуы, Татарстан музейларының 30дан артык күчмә күргәзмәләре оештырылган.
Республика районнарында гадәттәгечә “Йолдызлык”, “Безнең йорт – Татарстан”, “Салават күпере”, “Татар моңы”, “Идел йорт” һ.б. республика фестивальләре һәм конкурслары узды.
2014 елда “Иң яхшы муниципаль мәдәният оешмасы” һәм “Иң яхшы авыл мәдәният хезмәткәре” конкурсына федераль бюджеттан 6,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. ТР бюджетыннан мәдәният учреждениеләре һәм хезмәткәрләренә грантлар өчен ел саен 18 млн сум бүлеп бирелә.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз