Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Салют аттыру кагыйдәләрен бозган татарстанлылар 276 мең сум штраф түләячәк
2015 елның 6 гыйнвары, сишәмбе
Татарстанда узган декабрь уртасыннан башлап, пиротехник эшләнмәләрдән файдаланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, 139 кеше 276 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Бүген бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта ТРның баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев хәбәр итте.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда пиротехник эшләнмәләрдән файдалану кагыйдәләре республика территориясендә 15 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр гамәлдә булган янгынга каршы режим турындагы ТР Министрлар Кабинеты кабул иткән карар кысаларында билгеләнгән.
Әлеге режим вакытында полиция һәм дәүләт янгын куркынычсызлыгы күзәтчелеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән 1123 рейд үткәрелгән, алар нәтиҗәсендә пиротехник эшләнмәләрдән файдалану буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 115 очрагы ачыкланган. 139 кеше административ җаваплылыкка тартылган, аларга карата 276 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Сергеев билгеләп узганча, җаваплылыкка тартылган кагыйдә бозучыларның күпчелеге 31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр ачыкланган. Әйтик, уртак рейдлар вакытында пиротехник эшләнмәләрдән файдалану буенча янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуның 90 очрагы ачыкланган, республиканың 84 кешесенә 169 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Сүз уңаенда, гамәлдәге карар кысаларында, республиканың һәр районында, Тукай муниципаль районыннан кала, фейерверклар җибәрү өчен махсус мәйданчыклар оештырылган. 44 муниципаль район җитәкчеләре моның өчен 236 махсус мәйданчык бүлеп биргән.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз