Тантанада Росссия Федерациясе оборона министры урынбасары Юрий Борисов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Александр Тыгин, Дәүләт оборона заказларын тәэмин итү буенча РФ Оборона министрлыгы департаменты идарәсе башлыгы Павел Печковский, “А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы” ААҖнең генераль директоры Ренат Мистахов, 15310 000 проектының баш конструкторы Сергей Воронин һ.б. катнашты.
Ренат Мистахов, тантананы ачып, РФ Хөкүмәтенә, РФ Хәрби-диңгез флоты җитәкчелегенә ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Түбән Новгородтагы конференция кысаларында түгәрәк өстәлләрдә нотыклар белән Иннополисны җитәкләүче Татарстан Республикасы вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, Иннополис Университеты ректоры Александр Гасников һәм Иннополис Университетының академик сәясәт һәм югары белем бирү идарәсе проректоры Евгений Бобров чыгыш ясаячаклар.