Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР буенча Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык идарәсе коллективына яңа җитәкче тәкъдим иттеләр
2015 елның 13 гыйнвары, сишәмбе
Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсенә Гөлнара Сергеева җитәкче булды. Бүген яңа җитәкчене коллективка Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлык җитәкчесе Ольга Дергунова тәкъдим итте.
Территориаль идарә хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, Ольга Дергунова Татарстанда күп професионаллар тәрбияләнүен билгеләде, алар федераль дәрәҗәдәге вазифаларны башкара. Идарәнең элеккеге җитәкчесе Елена Паткина Мәскәү өлкәсенә эшкә күчте. "Татарстан идарәсен шундый тәҗрибәле кеше җитәкләвенә мин бик шатмын”, - дип белдерде О.Дергунова.
Гөлнара Сергееваның мөһим сыйфатлары арасында, Ольга Дергунова, аның юридик белеме һәм Россия икътисадында 1990 еллар уртасыннан идарә тәҗрибәсе булуын атады. "Гөлнара Сергееваның тагын бер мөһим сыйфаты - коллективта эшли белүе, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, үз чиратында, республика җитәкчелеге Дәүләт милке белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе коллективы эшен югары бәяли, дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты белән булган бүгенге очрашуда хәл ителмәгән мәсьәләләрнең булмавы билгеләнгән.
Илдар Халиков Гөлнара Сергеевага яңа вазифасында уңышлар теләде һәм символик портфельне тапшырды.
Гөлнара Сергеева үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабичка рәхмәт белдерде. "Мин идарә алдына куелган бурычларның җитдилеген аңлыйм һәм коллективның ярдәменә ышанам", - диде идарәнең яңа җитәкчесе.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз