Банк өлкәсе – икътисадның иң әһәмиятле өлешләренең берсе, һәм аның тотрыклы эшчәнлеген саклап калуны тәэмин итү мөһим. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада эшләүче иң эре банклар җитәкчелеге белән очрашуда белдерде.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов банк өлкәсе вәкилләре белән тармакның агымдагы вәзгыяте турында сөйләште, куркынычсызлык, капитализация мәсьәләләре, кредитлар бирү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Аерым алганда, алдагы чәчү кампаниясе кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә кредит бирү кебек актуаль мәсьәлә турында да фикер алыштылар.
Моннан тыш, очрашу барышында яклар Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган берничә инвестицион проектны кредитлау турында да сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов банк өлкәсендә вәзгыятьне мониторинглауны даими рәвештә алып баруны йөкләде. Ул ассызыклаганча, заманча икътисадый шартларда, икътисадның система барлыкка китерүче өлеше буларак, банк өлкәсенең тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бигрәк тә мөһим.