Бүген Казанда Россия Федерациясе прокуратурасы көне уңаеннан бәйрәм чарасы уздырылды. Прокурорларны һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Казан мэры Илсур Метшин, ведомстволар җитәкчеләре, республика прокуратурасы органнары хезмәткәрләре катнашты.
Бәйрәм чарасы Россия Генераль прокуроры Юрий Чайканың видеокотлавын трансляцияләүдән башланды. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җыелганнарны бәйрәм белән котлады.
«Хөрмәтле прокуратура ветераннары һәм хезмәткәрләре, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Прокуратура көне белән котлыйм.
Күп еллар дәвамында прокуратура дәүләтнең ышанычлы таянычы булды, республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә һәм бизнес алып бару өчен уңай шартлар тудыра. Җинаятьчелеккә һәм коррупциягә каршы аямас көрәш, гражданнарның хокукларын яклау, икътисадый киңлекләрнең бердәмлеген тәэмин итү – бу сезнең көндәлек эшегезнең бер өлеше генә. Сезнең эшегез нәтиҗәләре буенча кешеләр дәүләтнең тәртип урнаштыру һәм законлылкны тәэмин итү сәләте турында фикер йөртә.
Прокуратура – кеше кыен хәлдә калгач мөрәҗәгать итә торган орган. Гражданнар монда ярдәм таба алачагына, аларның законлы хокукларын тиешенчә яклаячакларына бик нык ышанырга тиеш.
Прокуратураның мөһим бурычы – хокук саклау органнарының җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча эшчәнлеген җайга салу. Җәмгыять иминлеге һәм дәүләт тотрыклылыгы асылда сезнең нәтиҗәле эшчәнлегегезгә бәйле.
Республикада милләтара һәм конфессиональара татулыкны саклап калу өлкәсендә дә җитди эш алып барыла.
Алда мөһим вакыйгалар тора – Татарстан Республикасы Президентын һәм җирле үзидарә органнарын сайлаулар, су спорт төрләре буенча бөтендөнья чемпионаты, 2017 елда футбол буенча конфедерация кубогы һәм 2018 елда дөнья чемпионаты. Куелган бурычларны җиренә җиткереп үтәрбез, дип ышанам.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, сезгә һәм гаиләләрегезгә исәнлек-саулык, иркен тормыш һәм бәхет-шатлык телим».
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләре тапшырды. «Фидакарь хезмәт өчен» медален Чаллы прокуроры урынбасары Антонида Марковага, прокуратура бүлегенең өлкән прокуроры Васил Хисамовка, Татарстан Биектау районы прокуроры Минәкъдәс Шәрәповка тапшырды.
Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков та котлады. Ул шулай ук ведомство бүләкләрен тапшырды. Прокуратура хезмәткәрләре адресына котлау сүзләре белән Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов та мөрәҗәгать итте.