“Татспиртпром” ААҖнең генераль директоры итеп Ирек Миңнәхмәтов билгеләнде.
"Татспиртпром" ААҖнә яңа җитәкчене Татарстан Республикасы Премьер-министры, “Татспиртпром” ААҖ директорлар советы рәисе Илдар Халиков тәкъдим итте.
ТР Министрлар Кабинеты башлыгы хәбәр иткәнчә, Гиоргий Куприянов башка эшкә күчү сәбәпле, “Татспиртпром” ААҖнең генераль директоры вазифасыннан азат ителде.
Татарстан Республикасы Президенты исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Илдар Халиков коллективка һәм Гиоргий Куприяновка уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Бүгенге көнгә Куприянов һәм аның командасы алдына дүрт ел ярым элек куелган бурычлар үтәлгән”, - диде ул.
Коллектив алдында Гиоргий Куприянов чыгыш ясады.
Үз чиратында “Татспиртпром” ААҖнең яңа генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов үзенә күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен:
Ирек Миңнәхмәтов 1980 елның 25 декабрендә Казанда туган.
Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2003), В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының юридик факультетын (2008) тәмамлый.
1999-2012 елларда эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
2008-2010 елларда - Казан шәһәре Думасы депутаты.
2010 елның августыннан - "Татспиртпром" ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары.
2012 елның октябреннән - "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгын җитәкчесе.
Инглиз телен камил белә.
Өйләнгән, кызы һәм улы бар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы рус теле буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Ләйлә Фазлыева үткәрде.