Казанда яр буе урамының концепциясе булырга тиеш, бу аны җанландырачак, шәһәр халкын җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә яңа объектлар төзү мәсьәләләре буенча узган киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов иксәрткәнчә, кичә ул Мәскәүдә Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркында булды, анда ул реконструкциядән соң ясалган спорт мәйданчыкларын, җәяүлеләр өчен юлларны, шугалакны, балалар ялы зонасы һәм башкаларны караган. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мондый мультифункциональ мәдәният мәйданнарын оештыруда Мәскәү тәҗрибәсен кулланырга кирәк.
Яңа яр буе урамында ял итү зоналарын планлаштырыру мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Актив спорт төрләре өчен мәйданчыклар, велосипед һәм җәяүлеләр өчен юллар башка урыннарда да оештырылырга мөмкин, әйтик Казанның Горький исемендәге паркта яки “Казан-Арена” стадионы тирәсендә.
Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне “түгәрәк өстәлләр”дә экспертлар катнашында сөйләшүгә чыгарырга тәкъдим итте.
Мәскәүнең мондый мәйданчыкларда сәүдә урыннарын, мәгариф һәм күңел ачу үзәкләрен, парк территориясендә балалар үсеше үзәкләрен оештыруда тәҗрибәсен кулланырга кирәк, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Казанның Горький исемендәге парк, яр буе урамы һәм башка мәйданчыклар кешеләргә кызыклы булырга, аларны тартып торырга тиеш.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, беренче чиратта, мондый заманча ял һәм активлык зоналары планлаштырылган мәйданчыкларны Казанда булдыру кирәк, шуннан Татарстан башкаласы тәҗрибәсендә Чаллы, Әлмәт һәм республиканың башка шәһәрләрендә мәйданчыклар булдырылыр.