Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумында катнаша

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәр ел саен уздырыла торган Бөтендөнья икътисадый форумында катнашу өчен эш сәфәре белән Швейцария Давосына килде. Россия Федерациясе вице-премьеры Игорь Шувалов җитәкчелегендәге Россия делегациясе составында шулай ук «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов та бар.


Өч көн эчендә Рөстәм Миңнеханов форум кысаларында күп чараларда катнашачак. Бүген Татарстан Республикасы Президенты форумны тантаналы ачуда катнашырга тиеш. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов берничә очрашу уздырачак, эшлекле иртәнге ашларда һәм форум сессияләрендә, шулардан: «Энергетика геополитикасы», «Евразия континентының яңа икътисадый архитектурасы», Россия үсешенә багышланган махсус сессиядә һәм башкаларда булачак.


Шулай ук Рөстәм Миңнехановның Казахстан Премьер-министры Кәрим Масимов чакыруы буенча Казахстан Республикасы белән Икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы арасында хезмәттәшлекнең шул ил программасын кабул итү турындагы меморандумга имза салу тантанасында катнашуы планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International