Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “ Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең төп нәтиҗәсе – гадәттән тыш хәлләрнең булмавы”
2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе
2014 елда Татарстанда гадәттән тыш хәлләрнең булмавы – бу Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе эшчәнлегенең төп нәтиҗәсе.
Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.
Идарә эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында төп докладны идарә башлыгы Дәүфит Хамадишин ясады. Аның сүзләренчә, Татарстанда махсус контингентта булучыларның саны бер ел эчендә 100 кешегә кимегән һәм 2015 елның 1 гыйнварына 12316 кеше тәшкил иткән. Чагыштыру өчен – 2000 елда махсус учреждениеләрдә 20 меңгә кадәр кеше тотылган.
“Без аңлыйбыз, икътисади вәзгыять катлаулы булу сәбәпле, махсус контингент санының артуы мөмкин”, - дип билгеләде Д. Хәмәдишин.
Татарстанда хөкем ителгәннәрнең төп массасы – 80 проценттан артыгы ирегеннән авыр һәм үтә авыр җинаятьләр кылган өчен мәхрүм ителгән. Һәр өченчесе үтерү һәм кеше сәламәтлегенә алдан уйлап җитди зыян салып, аның үлеменә китерү, һәр бишенчесе наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен хөкем ителгән. Хөкемгә тартылган затларның 65 процентка якыны иректән мәхрүм итү урыннарына кабат килеп эләккән.
Татарстан прокуроры Илдүс Нәфыйков үзенең чыгышында җәзаларны үтәтү системасында уңай үзгәрешләр булуын билгеләде. Идарә алдында торган төп бурычларның берсе буларак ул экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәшне атады.
“Иң мөһиме, Татарстанда иректән мәхрүм итү урыннарында гадәттән тыш хәлләр һәм авыр җинаятьләр булмады”, - дип Илдар Халиков идарә эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларга ТР Президенты, ТР Хөкүмәте исеменнән рәхмәт белдерде.
Ул наркотиклар һәм кәрәзле элемтә чараларын йолып алу күрсәткечләренең артуын билгеләде, аның сүзләренчә, бүгенге вәзгыятьтә бу аеруча мөһим. “Тикшерелә торган күп кенә җинаятьләр буенча без элеккечә җинаятьчеләрнең иректән мәхрүм итү урыннарында булганнар белән элемтәсе барлыгын күрәбез”, - дип ассызыклады И. Халиков.
Аның фикеренчә, телефоннарны йолып алу, Универсиадага алынган интроскопларны куллану эшен дәвам иттерергә кирәк.
“Спиртлы эчемлекләрне йолып алу буенча да җитди эш уздырылган. Бу эшне дә дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде Илдар Халиков.
Илдар Халиков 2014 елда төрмәдә утыручыларның көнкүреш шартларын яхшыртуга, медицина хезмәте күрсәтүгә игътибар бирелүен белдерде. “Бу кешеләр хөкем ителгән булуларына карамастан, алар Россия гражданнары булып кала, һәм без аларны барлык конституцион хокуклар белән тәэмин итәргә тиешбез”, - диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Гомумән, Илдар Халиков сүзләренчә, 2014 ел Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе өчен барлык төп күрсәткечләр буенча уңышлы узган. Шуның өчен ул идарә хезмәткәрләренә тагын бер кабат рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз