Рөстәм Миңнеханов Давоста “Россия перспективалары” сессиясендә катнашты

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Бүген, Давоска эшлекле визитының соңгы көнендә, Рөстәм Миңнеханов Бөтендөнья икътисадый форумының Россия үсеше преспективаларына багышланган сессиясендә катнашты.

2015 елда Россия перспективалары турында фикер алышуда РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, ВТБ идарә рәисе Андрей Костин, Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры Алексей Кудрин катнаштылар. Дискуссиядә катнашучылар макроикътисадый басымга Россия ничек җавап бирүе, ил җитәкчелегенең авыр икътисадый вәзгыять һәм санкцияләр шартларында ниләр эшлиячәге турында сөйләштеләр. Игорь Шувалов билгеләгәнчә, санкцияләр Россия өчен уңайсыз һәм күңелсез, әмма ил җитәкчелеге әлеге шартлардан мөмкин кадәр уңай тәҗрибә тупларга планлаштыра.

Игорь Шувалов шулай ук Россиянең күп милләтле составына игътибар итте һәм Татарстанны төрле милләт һәм дин вәкилләренең бергә дустанә мөнәсәбәтләрдә яшәү мисалы итеп китерде.

Бүген форум кысаларында Рөстәм Миңнеханов шулай ук Россия Саклык банкының эшлекле иртәнге ашында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International