Рөстәм Миңнеханов: «Татарстан Республикасы буенча РТКның Тикшерү идарәсенең кадрлар составы 2015 елда куелган бурычларны үтәр, дип ышанам»

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан җитәкчелеге Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 2014 елдагы эшен уңай бәяләде һәм киләчәктә дә тикшерүчеләр шулай ук нәтиҗәле һәм профессиональ эшләр дип өметләнә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы буенча РТК ТИнең йомгаклау коллегиясе утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, хокук саклау органннары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Тикшерү идарәсенең 2014 елдагы эш йомгаклары турындагы нотык белән аның җитәкчесе Павел Николаев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, үткән ел республика хокук саклау органнары җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча җитди эш алып барды. Кылынган җинаятьләр саны кимү тенденциясе сакланып калды, иҗтимагый иминлек дәрәҗәсе, гражданнарның хокук саклау органнарына ышанычы артты.

Әлеге эшкә Тикшерү идарәсенең дә өлеше зур. Башка хокук саклау органнары һәм җәмәгатьчелек белән бергәләп эшләү нәтиҗәсе – «Дальний» полиция бүлегенең җинаять кылган элеккеге хезмәткәрләрен, «Булгария» теплоходы пассажирлары һәмәлакәтендә гаепле затларны, шулай ук Казан шәһәрендә 50дән артык кешене үтергән маньяк Шутовны хөкемгә тарту.

Үткән ел җинаятьчелек дәрәҗәсе 3%ка кимеде. Көчләүләр саны, сәламәтлеккә бик авыр зыян салу очраклары сизелерлек кимеде.
Барлыгы 4 мең җинаять турында хәбәр итү теркәлгән. Һәр икенче хәбәр итү саен җинаять эше кузгатылды.

Павел Николаев билгеләп үткәнчә, тикшерүчеләрнең һәрберсе аена 3 җинаять тикшергән, 6шар җинаять эше алып баран килеш.

Узган ел экстремистик юнәлешле илледән артык эш алып барылган. 18 эш террористик характердагы җинаятьләргә карый. Коррупциягә каршы көрәш өстенлекле юнәлеш булып кала. Былтыр сигез йөздән артык шундый эш каралаган. Һәр дүртенчесе – хезмәт вазыйфаларыннан явыз ниятләрдә файдалану. 250 эш судка җибәрелгән.

Тикшерү идарәсе дәүләт һәм муниципаль җирләрне урлап үзләштерүгә каршы актив эш алып бара. Соңгы 2 елда йөзләгән гектар җир законсыз үзләштерелгән. Аларның хәтта кадастр хакы 200 миллион сум тәшкил иткән.

Павел Николаев хәбәр иткәнчә, салым салу өлкәсендә тотрыклылыкны тәэмин итү һаман актуаль булып кала. Салым җинаятьләре өлеше икътисадый җинаятьләр арасында куп түгел (6% чамасы), әмма зыяны былтыр 280 миллион сум булган, ягъни мөлкәти җинаятьләрнең 40%ы.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында ассызыклаганча, 2014 ел республика өчен дә, тулаем ил өчен дә киеренке булды. Бу, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, тышкы икътисадый факторларга бәйле. «Без бик күп эшләр башкардык, республика төп икътисадый-социаль күрсәткечләр буенча алда бара», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Татарстан Республикасында 27 республика һәм федераль социаль һәм инфраструктур проектлары һәм программалары гамәлгә ашырылды, 2,4 млн. квадрат метр торак, 56 яңа балалар бакчасы, 7 мәктәп, 47 авыл клубы, 78 модуль ФАП, 168 спорт мәйданчыгы төзелгән, 816 күп фатирлы йорт, 159 мәктәп, 12 балаларны савыктыру лагере капиталь ремонтланган.

Социаль өлкәдә иң мөһиме – уңай демографик динамика – халык саны арта.

«Барлык уңышлар – дәүләт хакимияте органнарының, шул исәптән Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең уртак эше нәтиҗәсе», - диде Татарстан Президенты.

2014 елда, аның сүзләренчә, Тикшерү идарәсе куелган бурычларны үтәгән. Гражданнардан кергән гаризаларны карау нәтиҗәлелеге һәм сыйфаты арткан, кузгатылган җинаять эшләре саны 9%ка арткан. Сударга 9% тан артык җинаять эше җибәрелгән, билгеләнгән сроклары бозылып тәмамланган эшләр саны 7%ка кимегән.

Гражданнарга, оешмларга һәм дәүләткә китерелгән зыяннарны кире кайтару эше яхшырган. Законсыз үзләштерелгән җирләр буенча җинаять эшләре саны арткан. «Бу юнәлештә зур эш алып барыла, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Җир кишәрлекләре билгеле бер схема буенча ч иткә китеп барган, хәзер аларны кире кайтару эше алып барыла, 2015 елда без бу эшне җиренә җиткерербез, дип ышанам».

Татарстан Президенты сүзләренчә, Тикшерү комитеты башка хокук саклау органнары белән берлектә җинаятьчелек белән актив көрәшә һәм РТК территориаль органнары арасында алдынгы урынны саклый. «Россия Тикшеренү комитеты җитәкчесе Александр Бострыкин сезнең команда, сезнең җитәкчелекнең профессиональ дәрәҗәсен югары бәяли, һәм бу безгә бик шатлыклы. Алга таба да РТКның шундый бәяләвен саклап калырбыз, дип ышанам», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Республика, үз чиратында, Тикшеренү комитетына һәр яктан ярдәм итә. Бу криминалистика лабораториясен сатып алу да, тикшеренү бүлегенә бүлмәләр бирү дә.

«Тикшеренү комитетының 2014 елда эшен уңай бәяләп, агымдагы елда алдынгы бурычларга тукталасым килә», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, республикада ачыкланган икътисадый җинаятьләр санының 17 %ка кимүе күзәтелә, ләкин мондый вәзгыять чын торышны чагылдыра алмый һәм эчке эшләр органнары һәм Тикшеренү комитеты җитәкчелеге тарафыннан игътибар таләп итә. «Салым өлкәсендә, ТКХ системасындагы, җир фондын бүлүдәге җинаятьләрне тикшерү һәм ачыклауга аерым икътибар итәргә кирәк, бюджет системасына һәм гражданнарга китерелгән зыянны кайтаруга бөтен чараларны файдалану кирәк», - дип саный Татарстан Президенты.

Илдәге катлаулы икътисадый хәл аркасында, хезмәт хакын түләүне ул даими контрольдә тотарга өндәде. Шулай ук гражданнарның куркынычсыз хезмәткә хокукларын саклау буенча эшне дәвам итәргә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, үткәрелүче антикоррупцион чаралар беркүпме уңай нәтиҗәләр бирз, ачыкланган коррупцион җинаятьләр өлеше 19 %ка кимегән. Шул ук вакытта, ТР Президенты фикеренчә, бу эш ахыры күренми. Бюджет чаралары һәм бюджет милке белән хокуксыз файдалану фактларын тишерү эшен даими контрольдә тотарга кирәк.

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, соңгы вакытта республика хокук саклау органнары экстремизм һәм терроризмга каршы торуда бик күпне эшләгәннәр.

Балаларга карата җинаятьләрне тикшерү эшен дә камилләштерергә кирәк. Игътибарны мондый җинаятьләрне профилактикалауга юнәлтергә кирәк.

Ул шулай ук законсыз уен бизнесы белән көрәш эшен дә билгеләп үтте, ул искәрткәнчә, бу өлкәдә законнар кырысланды, шуңа күрә мондый законсыз эшчәнлеккә каршы көрәшне көчәйтергә кирәк.

«Халыкара аренада эшләр торышы, илебездә иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне кузгатырга тырышу безнең алда яңа бурычлар куя, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов чыгышы ахырында Тикшеренү комитеты хезмәткәрләренә, - Ышанам ки, Тикшеренү комитетының югары квалификацияле хезмәткәрләре, эшләренең осталарыннан торган кадрлар составы куелган бурычларны башкарып чыга алачак».

Татарстан Президенты хезмәткәрләргә эшләре, принципиальлекләре һәм югары әхлакый сыйфатлары өчен рәхмәт белдерде һәм берничә дәүләт бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International