Татарстан Президенты 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының оештыру комитеты утырышын уздырды

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елгы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Утырышны ачып, Татарстан Президенты искәрткәнчә, дөнья чемпионаты башланганчы 178 көн калды. «Дөнья чемпионатының ярышу һәм күнекмәләр өчен бөтен объектлары да билгеләнде, һәм алар бөтенесе дә 10 июльгә хәтле әзер булырга тиеш», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Утырыш барышында республика оештыру комитетының 13 эш төркеме җитәкчеләре әзерлек эшләрендәге мәсьәләләр турында хәбәр иттеләр. Хәбәр ителгәнчә, бүгенге көн торышына су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына 27154 билет сатылган – билетларның гомуми массасының 10%, сатылу темплары артыграк булыр дип көтелә.

Ахырдан Татарстан Президенты тагын бер кат дөнья чемпионатын иң югары дәрәҗәдә уздыру зарурлыгын искәртте. «Алдынгы мәсьәлә - куркынычсызлык. Әмма без шулай ук безнең шәһәрне, илебезне күрсәтергә тиеш», - дип билгеләде Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International