Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
90 студент һәм аспирант ТРның махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары булды
2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков республиканың махсус дәүләт стипендиясе лауреатлары белән очрашты. Татарстан хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән минстры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты.
2014 ел нәтиҗәләре буенча 90 кеше ТР махсус дәүләт стипендиясен алачак: 22 аспирант һәм адъюнкт, 48 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының белем бирү оешмалары курсантлары, 20 һөнәри белем бирү оешмасы студенты. Аларның күбесе, 70 кеше, Казанда укый. Аспирантлар өчен махсус дәүләт стипендиясе күләме 33,3 мең, вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары өчен - 27,8 мең, урта махсус уку йортлары студентлары өчен 16,7 мең сум тәшкил итә.
Искәртеп узабыз: ТР махсус дәүләт стипендиясе 1998 елда, һөнәри белем алуда дәүләт ярдәмен арттыру, төбәкнең интеллектуаль потенциалын саклап калу һәм үстерү максатында, гамәлгә куелган иде. Ул укуда һәм фәнни эшчәнлектә казанышларга ирешкән югары һәм урта махсус уку йорты студентларына бирелә.
Очрашуны ачып, Илдар Халиков җыелучыларны кичәге бәйрәм - Татьяна көне белән котлады. Ул билгеләп узганча, ул Казан өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки республика башкаласы Россиядә иң зур студент шәһәрләренең берсе санала.
"Яшьләр - Татарстанның киләчәге, диләр. Мин киләчәге генә түгел дияр идем, чөнки сез бүген дә бик зур изге эшләр башкарасыз, үзегезне фәнни, сәяси өлкәләрдә, бизнеста сынап карау өчен мөмкинлекләрегез күп", - диде ул. Премьер искәрткәнчә, төрле форум, конкурслар үткәрелә, төбәкнең махсус проектлары бар. Моннан тыш, «Селигер», «iВолга», ТКХ Бөтенроссия ассамблеясы кебек федераль чараларда катнашу мөмкинлеге бар.
"Бүген бу залга үзләренең интеллектлары, сәләте, энергиясе белән республиканың яшь интеллектуаль һәм иҗади элитасы исемен яулаган студентлар, яшь галимнәр җыелган", - дип белдерде ТР Премьер-министры. Аның сүзләренә караганда, ел саен махсус дәүләт стипендиясен алырга теләүчеләр саны арта. "Залда җыелучылар турында белешмә мәгълүматны укып, сезгә сокланам һәм сезнең белән горурланам дия алам", - дип канәгатьлек белдерде И.Халиков һәм сайланган эшчәнлек юнәлешләре буенча эшләүне дәвам итәргә өндәде.
Идеяләрне тормышка ашыру өчен мәйданчыклар хакында сөйләгән вакытта, ул, аерым алганда, "Иннополис" проекты турында искә алды. Ул ИТ-тармакта гына түгел, медицина, биотехнологияләр һәм башка өлкәдә эшләүче студентлар һәм галимнәр өчен дә кызыклы.
Сүз уңаенда әйтеп үтик, очрашу барышында стипендиатлар каршында "Иннополис" МИЗ" ААҖ генераль директоры Игорь Носов та чыгыш ясады. Моннан тыш, республика Премьер-министры билгеләп узганча, югары уку йортлары да сәләтле студентлар һәм аспирантлар өчен шартлар тудыруга башкача карый башлаган. "Безнең өчен сезнең исемнәр һәм казанышларның республикадан читтә дә мәгълүм булуы мөһим", - дип өстәде ул һәм лауреатларны махсус дәүләт стипендиясе алу белән котлады.
Алга таба стипендиатлар үзләренең казанышлары турында сөйләде. Әйтик, КФУ аспиранты Ләйсән Әмированың фәнни эшчәнлеге яңа полимер композит материаллар алу белән бәйле. Җыелучылар каршында Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты (КНИТТУ-КХТИ) аспиранты Гүзәлия Фәйзрахманова, КДАТУ студенты Фәнил Хәбибуллин һәм башкалар чыгыш ясады.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
март, 2026 ел
ТР Хөкүмәте Йортында диспансеризация нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды
Диспансерлаштыру Татарстанда яшәүчеләрнең сәламәтлеген һәм гомерләрен саклауда үзенең нәтиҗәле булуын ышанычлы дәлилли. Узган елда превентив медицинада ирешелгән һәм 2026 елга билгеләнгән уңышлар турында бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре сөйләде.
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз