«Алабуга» МИЗда лазер системаларын җыю заводы төзү планлаштырыла

2015 елның 27 гыйнвары, сишәмбе

«Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә «ИРЭ-Полюс» Россия компаниясе лазер системаларын җыю заводы төзергә планлаштыра. Ниятләр турында тиешле килешүгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры Валентин Гапонцев белән очрашуы барышында имза салынды. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының икътисад мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, Татарстан икътисад министры Артем Здунов, КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.


Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Гапонцев «ИРЭ-Полюс»ның Татарстандагы агымдагы эшләре турында фикер алышты, аерым алганда, «КАИ-Лазер» инжиниринг үзәге эшчәнлеге турында. Шулай ук яклар Татарстанда лазер системаларын җыю заводы төзү турында һәм аны «Алабуга» МИЗ территориясендә урнаштыру турында сөйләштеләр.


Рөстәм Миңнеханов һәм Валентин Гапонцев барында «ИРЭ-Полюс» ҖЧҖ генераль директоры урынбасары Андрей Ушаков һәм «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев ниятләр турында килешүгә имза салдылар. Якын киләчәктә әлеге проект «Алабуга» МИЗ Күзәтү советы карамагына, аннары Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы каршындагы эксперт советына чыгарылачак.


Шулай ук бүгенге очрашу барышында Валентин Гапонцев һәм КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов югары уку йорты кампусы территориясендә лазер технологияләренең аерым инженер-уку корпусын төзүнең юл картасын имзаладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International