Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасы вәкилләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда «Санури» партиясе лидерының махсус киңәшчесе, Корея Республика парламентының элеккеге депутаты Хьонг Хван Ан, Кённам университетында Ерак көнчыгыш тикшеренүләре институты профессоры Юн Хо Ча, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фоат Комаров катнашты.
Очрашу барышында анда катнашучылар Корея Республикасының һәм Татарстанның үзара хезмәттәшлеге перспективалары буенча фикер алыштылар.