Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әгерҗе муниципаль районында

2009 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Әгерҗе муниципаль районында.
Рөстәм Миңнехановның визит программасына “Ак Барс Әгерҗе” агрофирмасының бәрәңге саклагычын һәм бәрәңге кырларын карап чыгу кертелгән.
Шуннан соң Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы “Ак Барс Әгерҗе” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы эше белән танышачак.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Әгерҗедә республика социаль ипотека программасы буенча төзелә торган шәхси йортларны һәм капиталь ремонт тәмамланган ике йортны карап чыгачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International