Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “2015 ел Татарстанның юл-транспорт тармагы алдына яңа бурычлар куя”
2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2015 елда Татарстанның юл-транспорт тармагына мөһим бурычларны хәл итәргә, шулай ук эшчәнлекнең гомуми нәтиҗәлелеген арттырырга туры киләчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә чыгыш ясаганда белдерде. Коллегия эшендә шулай ук Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, юл-транспорт тармагы предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 2014 елда республиканың юл-транспорт комплексы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм 2015 елга бурычлар билгеләде.
2014 нче елда юл-транспорт комплексын финанслау күләме 37, 78 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән республика бюджетыннан – 25,31 млрд сум, федераль бюджеттан – 11,61 млрд сум, 850 млн сум – муниципаль юл фондлары акчасы.
Транспорт тармагын финанслауның күләме 4,46 млрд сум, юл тармагын финанслауның күләме 33,32 млрд сум тәшкил иткән. Транспорт тармагы предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 2014 елда 32624 сум булган, 2013 нче ел белән чагыштырганда, ул 9,8 %ка арткан. Юл төзелеше предприятиеләрендә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 29050 сум тәшкил иткән, 2013 нче ел белән чагыштырганда 10,2%ка күбрәк.
2015 елга куелган бурычлар турында сөйләгәндә Ленар Сафин, министрлык “Казан” аэропортын үстерү һәм аның пассажирлар агымын арттыру өстендә эшләвен дәвам итәчәк, дип хәбәр итте. Җәйге программада Красноярск, Иркутск шәһәрләренә рейслар ачу, Санкт-Петербургка рейсларны арттыру планлаштырыла.
Министр сүзләренчә, якын араларда “Татнефть” ярдәме белән яңа авиакомпания булдырылачак, ул үзенең эшен икенче кварталдан башларга җыена.
Turkish Airlines и Flydubai авиакомпанияләре чит илләргә даими рейсларын дәвам итәләр. Шулай ук аэропорт China Southern авиакомпаниясе белән сөйләшүләр алып бара, һәм җәйге расписаниядә Кытайның Өремче шәһәренә рейс кертүне планлаштыра.
Ленар Сафин сүзләренчә, 2015 елга куелган иң мөһим бурычларның берсе – Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын транспорт белән тәэмин итү.
2015 елда каты өслекле юллар белән Татарстанның тагын 50 торак пунктын тоташтыру планлаштырыла.
Илдар Халиков үзенең чыгышында юл-транспорт тармагының республиканың тулай төбәк продукты күләменә керткән өлешенең 11,2 % булуын билгеләп узды. 2013 ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч арткан.
Казанда Универсиада һәм Сочида Олимпиада уздыру, Илдар Халиков сүзләренчә, республика транспортчыларының югары дәрәҗәсен күрсәтте. “2015 ел безнең алга яңа бурычлар куя. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы быелгы чемпионатны да транспорт белән тәэмин итүне уңышлы башкарачагына ышанам”, - дип белдерде Премьер-министр.
“Казан” Халыкара аэропорты өчен дә 2015 ел җитди сынау елы булачак, диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Ул шулай ук пассажирлар ташучы җәмәгатьчелек автобусларының санитар торышына, хезмәт күрсәтү сыйфатына игътибар итәргә кушты. Тимер юл транспортында шәһәр яны тимер юл челтәрендә эш нәтиҗәлелеген арттырырга һәм пассажирлар өчен уңайсызлыкларны киметергә кирәк, диде.
“Су юлы транспортына килгәндә, соңгы елларда күрсәткечләрнең түбәнәюе күзәтелә. 2015 ел навигациясенә ике тизйөрешле “Метеор” яңартылырга тиеш,- дип белдерде Илдар Халиков. - 2015 елның җәендә Болгарга һәм Зөягә туристларның күпләп килүекөтелә, моңа әзер булырга кирәк”.
“2015 ел барлык икътисад өчен катлаулы ел булачак. Әмма безнең шундый катлаулы чорларны узганыбыз бар инде, мондый вакытта нәтиҗәлерәк эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.
Үзенең чыгышыннан соң Илдар Халиков алдынгы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
ТР Президенты матбугат хезмәте. Михаил Миронов
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
2
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
28
февраль, 2026 ел
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын кышкы карап тоту сыйфатын мониторинглау өчен март аенда Лениногорск, Мамадыш, Бөгелмә, Менделеевск районнарына бару планлаштырыла
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруга әзерлек барышы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Нагуманова хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз