Муниципаль берәмлекләр башлыклары үз муниципалитетларындагы икътисад торышы буенча тулы мәгълүматка ия булырга тиешләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимындагы атналык киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмәне ачып, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ил икътисады торышы катлаулы, былтыр булган вакыйгалар кайбер нәтиҗәләргә китерде. Хәзерге вакытта РФ Хөкүмәте берничә чара кабул итте, Үзәк банк шулай ук көч куя. «Кризиска каршы план әлегә башлап кына җибәрделәр, һәм без Мәскәү нидер эшләр дип көтеп ятмыйча, үзебез эшләргә тиеш», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, республикада Икътисадый совет нигезендә кризиска каршы штаб оештырылды, ул атна саен җыелачак. «Шундый ук штабларны һәр муниципалитета оештырырга кирәк, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Һәм бу чынлыкта да булырга тиеш – безгә урыннардагы вәзгыятьне белү мөһим. Муниципаль берәмлекләр башлыклары территорияләрдәге вәзгыятьне тулысынча белергә».
Ул башлыкларга хезмәт базарындагы торышны контрольдә тотарга йөкләде.
«Ситуация үзеннән-үзе хәл ителмәс. Без боларны барысын да үзебез хәл итәргә тиеш», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.