2015 елда икътисадның тотрыклы үсешен һәм социаль стабильлекне тәэмин итү буенча беренчел чаралар планын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмәне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә шулай ук республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнаштылар.
Бүгенге киңәшмә барышында профильле министрлыкларның икътисад тармакларының агымдагы торышлары турында мәгълүматлары тыңланды. Татарстан Президенты даими мониторинглау әһәмиятен ассызыклады һәм республикадан федераль дәрәҗәгә чыгару өчен һәр тармак буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләде