Казанда Шаляпин фестивале ачылды

2015 елның 1 феврале, якшәмбе

Бүген М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында Ф.Шаляпин исемендәге XXXIII Халыкара опера фестивале ачылды. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Быел музыкаль форум Казан операсына 140 ел тулуга багышланган. Фестиваль аның барлыкка килүе, катлаулы тарихы турындагы фильмны күрсәтүдән башланды. Шуннан сәхнәгә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыкты һәм тамашачыларны Казан операсына 140 ел тулу белән котлады.

«Шаляпин фестивалебик зур бәйрәм, һәм без аны сабырсызлык белән көтәбез. Без театрыбыз белән горурланабыз, аны бөтен җирдә беләләр. Без күп җирдә булабыз, һәм кая гына республика турында сөйләсәк тә, безнең опера турында да сөйлибез. Бу дөньдәрәҗәсендәге коллектив. Бүген без биредә Россия һәм чит ил йолдызларын күрә алабыз – бу безнең зур казанашыбыз. Ләкин иң мөһиме – безнең тамашачы, чынки һәр спектакльдә монда буш урын калмый», - дип сәламләде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан ТР Президенты дәүләт бүләкләрен тапшырды. “Татарстан Республикасының халык артисты” исеме театр оркестрының артисты Идрису Сабирҗановка бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеме оркестр артистлары Марина Беговатова, Марат Гыйлметдиновка, Владислав Захаровка, Александр Лушниковка, Игорь Синекоповка, вокалист артист (солист) Айдар Нургаяновка, вокал классы буенча концертмейстерга Алсу Барышниковага бирелде. “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеме театр костюмын тегү цехы башлыгы Лилия Масловага, сәхнәнең баш машинисты Андрей Нарцовка тапшырылды. Оректр артистлары Андрей Каминский, Аяз Зәйни, оркестр ветераны, Бөек Ватан сугышында катнашучы Лев Розенблюмга Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте тапшырылды.

Лев Розенблюмга Президент Рәхмәтен тапшырганда, бөтен зал хөрмәт йөзеннән торып басты. Бу көннәрдә аңа 90 яшь тулган.

Тамашачыларны сәламләргә сәхнәгә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов та чыкты. «Мин безнең тарихыбызны искә төшерүгә чын күңелдән шат. 1894 елда даими опера труппасын оештыру, киң репертуар, Федор Шаляпин кебек күренекле башкаручылар булу – болар барысы да Казанда опера һәм балет театрын булдыруга этәргеч булды. Рәхмәт сезгә, тамашачылар, сез бу бәйрәмне зарури чынбарлыкка әверелдердегез», - дип әйтте театр директоры.

Тамашачылар «Турандот» операсын карадылар. Либреттоны Джузеппе Адами һәм Ренато Симони язган. Джакомо Пуччини көе. Турандот партиясен Т.Шевченко ис. Украина Милли операсыннан Оксана Крамарева, Калафны Мариинский театрдан Әхмәд Агади башкарды.

 «Турандот» спектаклентөрле милләт вәкилләре командасы куйды: музыкаль җитәкче һәм дирижер Ренат Салаватов (Казан), режиссер-куючы Михаил Панджавидзе (Мәсәкү), костюмнар буенча рәссам Юлия Ващенко (Минск) һәм хормейстер Любовь Дразнина. Операны беренче мәртәбә Казанда 2012 елда күрсәткәннәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International