Бүген Татарстан Республикасы Президенты Haier компаниясе вәкилләре белән (Кытай Халык Республикасы) очрашты.
Очрашу Казанда югары технологияләр өлкәсендә технопарк – ИТ-парк мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентылыгы коллегиясенең йомгак утырышы да уздырылды.
Очрашуда Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова, «Хайер Электрикал Эпплаенсис» ҖЧҖ (Чаллы) генераль директоры, Haier проекты җитәкчесе Шоужун Ван һәм башкалар да катнашты.
Яклар Татарстан Республикасы территориясендә Haier компаниясенең инвестицион проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Бу шул исәптән – проектка кайбер рөхсәт итү документларын рәсмиләштерүдә ярдәм итү, проектны Россия нормаларына һәм таләпләренә яраклаштыру мәсьәләләрендә консультацияләр, шулай ук таможня процедураларын узуда ярдәм күрсәтү.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның мартында «Invest in Tatarstan» II халыкара кышкы форум кысаларында Haier корпорациясе белән «Мастер» Кама индустриаль паркы» арасында суыткыч җайланмалар җитештерүне урнаштыру турындагы килешүгә имза салынган иде.
Проект турында төгәлрәк - http://tida.tatarstan.ru/air/haier.htm