Татарстан Президенты: «Экологияне кайгыртмасак, без конкурент өстенлекләребезне югалтачакбыз»

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан буенча Росприроднадзор идарәсе белән бергәләп, республика территорияләрен комплекслы үстерүгә зур өлеш кертә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике ведомствоның Казанда узган йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров нотыгында хәбәр иткәнчә, 2014 елда министрлык Тәтеш, Болгар шәһәрләрендә, Аксубай, Балтач, Биек Тау, Куйбышев Затоны, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселокларында, Мөслим, Сарман авылларында чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясаган. Ел йомгаклары буенча өске су объектларына пычраткыч матдәләр агызып чыгару 2,36 млн. куб. метрга кимегән.

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгарып ташлауны техник яңарту һәм газ чистарту җайланмаларын модернизацияләү исәбенә 6,3 мең тоннага киметкән.

Узган елда Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 7962 күзәтү чарасы уздырылган, 6847 табигатьне саклау законнарын бозу ачылган, 6573 хокук бозу бетерелгән (95,9 %).

Җаваплылыкка республиканың 671 предприятиесе һәм оешмасы тартылган. Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 7 җинаять эше кузгатылган.

40,53 млн. сумлык штраф салынган, 28,68 млн. сум эзләтеп алынган (70,7 %). Табигатьне саклау законнарын бозган 94 предприятие эшчәнлеге туктатылган.

Су саклау законнарын үтәү күзәтчелеге кысаларында 379 тикшерү уздырылган, 412 мәртәбә хокук бозу ачылган, 365 мәртәбә хокук бозу билгеләнгән вакытында бетерелгән.

2014 ел йомгаклары буенча Экология министрлыгы инспекторлары җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә163 хокук бозу ачкан, 158 беркетмә төзегән, 158 предприятие, оешма һәм физик зат җаваплылыкка тартылган.

Гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын санкцияләнмичә эшкәртүгә каршы торуга Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасы җәлеп ителгән. 

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белән хезмәттәшлектә гомумтаралган файдалы казылмалар карьерларын санкцияләнмичә эшкәртү буенча 1040 урын тикшерелгән. Шундый 658 кишәрлек ачылган.

Калдыклар белән эш итү өлкәсендә министрлык 2 мең хокук бозуны кисәткән, 1390 чүплек ачылган, 95%ы билгеләнгән срокта юк ителгән.

Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов чыгышында хәбәр иткәнчә, идарә кече һәм урта бизнес предприятиеләрен тикшерүне 40%ка киметкән. 2014 ел дәвамында идарә 609 административ эш ачкан, шул исәптән Прокуратура һәм ЭЭМ материаллары буенча - 107, башка органнар материаллары буенча - 17. 15,66 млн. сумлык административ штраф салынган, 14,41 млн. сум эзләтеп алынган (92,1%).

2014 елда Татарстан Республикасы буенча Росприроднадзор идарәсе 485 тикшерү уздырган, 243 хуҗалык итүче субъект тикшерелгән. Табигатьне саклау законнарын 691 мәртәбә бозу ачыкланган. 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан башкарылучы эшнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Без экологиягә игътибар бирмәсәк, безнең барлык конкурент өстенлекләребез юкка чыгачак», - дип саный Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, Татарстан экологларының әйләнә-тирә мохит торышын тикшереп тору һәм хокук бозуларны ачыклау өчен заманча җайланмалары бар.

Рөстәм Миңнеханов балаларны экологик тәрбияләүнең мөһимлеген билгеләп үтте. «Мондый бала киләчәктә табигатькә зыян салмаячак. Бу процесска безнең үсеп килүче буынны җәлеп итәргә кирәк – бу бик җитди эш», - диде Р.Миңнеханов.

Ул ярдәмнәре өчен Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгына һәм Росприроднадзорга рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу ведомстволар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек Универсиадага әзерлек вакытында җайга салынды, алда – су спорт төрләре буенча бөтендөнья чемпионатына әзерлек.

«Экология министрлыгының Парклар һәм скверлар елы чараларын гамәлгә ашыруда роле зур, бу эшне башкалада гына түгел, башка торак пунктларда да гамәлгә ашырырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, әйләнә-тирә мохитне пычратучы төп чыганаклар бүген эре предприятиеләр түгел, ә автомобильләр. Шуңа бәйле рәвештә газга көйләнгән мотор ягулыгын һәм электромобильләрне гамәлгә кертү эшен актив башкарырга кирәк.

«Минемчә, тулаем Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Росприроднадзор идарәсе – Россия Федерациясендә иң яхшылардан, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм ведомство хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт әйтте. – Безнең территориябезне комплекслы үстерү – уртак бурычыбыз, һәм экологлар роле бу эштә бик мөһим».

Коллегия азагында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Экология министрлыгы һәм ТР буенча Росприроднадзор идарәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International