Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда легендар Канада хоккейчысы Фил Эспозито белән очрашты. ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Канаданың җыелма командасында Эспозито белән бергә уйнаучы Скотт Макферсон, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт проектлары дирекциясе җитәкчесе Азат Кадыров катнашты.
Фил Эспозито Казанга Татарстан Президенты чакыруы буенча килде. Бүгенге очрашуда Татарстан Президенты хоккейчыга килүе өчен рәхмәт белдерде һәм республикада хоккей үсеше турында сөйләде.
Иртәгә легендар хоккейчы – Хоккей даны залы әгъзасы, Суперсерия-72дә катнашучы, НХЛ тарихында иң нәтиҗәле уенчыларының берсе – Казанда “Ак Барс” хоккей мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә мастер-класс уздырачак. Шулай ук Эспозито һәм Макферсонга Казандагы төп спорт объектлары буенча экскурсия уздыру планлаштырылган.