Бүген Казанга Премьер-министрлары Кәрим Мәсимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе килде. “Казан” халыкара аэропортында аларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Делегациясе составында шулай ук Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмаһәмбәтов бар.
Казанга визитлары барышында делегация әгъзалары ИТ-паркка, Казан федераль универститетында, Казан вертолет заводында булалар. Казан Кремлендә Казахстан Республикасы Премьер-министрының Татарстан Президенты белән рәсми очрашулары узачак.