Казахстан Премьер-министрына Татарстанның алдынгы казанышларын тәкъдир иттеләр

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Премьер-министрлары Кәрим Масимов җитәкчелегендә Казахстан Республикасы делегациясе әгъзалары бүген Казан ИТ-паркында, «Эйдос» медицина фәне үзәге һәм Казан вертолетлар заводында булдылар. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең Казахстандагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников озата йөрделәр.

Казанга килеп төшүгә, делегация ИТ-паркка барды. ТР вице-премьеры – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Кәрим Мәсимовка югары технологияләр өлкәсендәге технопарк турында һәм шулай ук кунакларга бизнес-инкубаторның берничә проектын һәм ГЛОНАСС+112 идарә системасы үзәген күрсәттеләр.

Казахстан делегациясе әгъзалары Казан федераль универститетының фундаменталь медицина институтында булдылар. Биредә Кәрим Мәсимовка симуляторлар үзәген һәм «Эйдос» медицина фәне үзәген күрсәттеләр. Шунда ук кунакаларга Татарстан җитештерүчеләренең медицина товарларын тәкъдир иттеләр - «ПОЗИС» суыткыч шкафлары, «Дельрус» дезинфекция чаралары, «Татхимфармпрепараты» дарулары.

Казан вертолетлар заводында Казахстан делегациясе әгъзаларына Ми-8/Ми-17 вертолетларының төрле комлектацияләрен һәм «Ансат» җиңел вертолетларны күрсәттеләр. Биредә Татарстан Республикасының иң эре предприятиеләре һәм сәнәгать тармаклары презентациясе узды.

Цех янындагы мәйданчыкта кунакларга «КАМАЗ» йөк машиналарын һәм газ ягулыгын файдаланучы автобусларны һәм күчмә газ заправкасы станциясен күрсәттеләр. Кәрим Мәсимов һәм делегациянең башка әгъзалары  әлеге техникага карата кызыксынуларын белдерделәр, чөнки Казахстанның бик күп табигать газы запаслары бар.

Бүген делегациясе әгъзалары Казан Кремленә барачаклар, анда Казахстан Республикасы Премьер-министрының Татарстан Президенты белән рәсми очрашулары узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International