Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ААҖ президенты-идарәсе рәисе Юрий Слюсарьбелән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Айрат Хәйруллин катнашты.
Юрий Слюсарь гыйнвар азагында БАК башлыгы урынында Михаил Погосянны алмаштырды. Татарстан Президенты бүген Юрий Слюсарьне яңа вазыйфасы белән котлады һәм киләчәктә Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе белән республика арасындагы хезмәттәшлек үсешенә өмет белдерде.
Очрашу барышында катнашучылар Горбунов ис. Казан авиатөзелеш заводы эшчәнлеге мәсьәләләре һәм предприятиенең үсеш перспективалары турында фикер алышынды.