Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Еропа бизнесы ассоциациясе генераль директоры Франк Шауфф белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнашты.
Еропа бизнесы ассоциациясенә 1995 елда нигез салынган. Бу коммерциячел булмаган оешмага Евросоюз илләреннән һәм Россиядән 630 дан артык компания керә. Ассоциация әгъзалары арасында – күп милләтле эре корпорацияләр, ЕС һәм РФ белән ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга омтылучы, шулай ук Россиядә эшлекле климатны яхшыртырга ярдәм итүче урта һәм кече предприятиеләр.
АЕБ 5-6 февральдә Казанда автомобиль төзүчеләрнең халыкара форумын уздыра, һәм Франк Шауфф Татарстан башкаласына шунда катнашу өчен килгән.
Бүгенге очрашуда Рөстәм Миңнеханов Франк Шауффка визиты һәм шушы форумны оештыруы өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, автомобиль төзелеше тармагы республика сәнәгатендә мөһим урын алып тора һәм бүгенге форум әлеге тармак үсешенә ярдәм итәчәк.