Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казахстан Республикасы оборона министры Имангали Тасмаһәмбәтов «КАМАЗ» ААҖ (Чаллы) һәм «ТАНЕКО» ААҖдә булдылар.
Кунакларны «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин озата йөрде, алар Автомобиль заводының төп җыю конвейерында һәм кабиналар җыю конвейерында булдылар, «КАМАЗ» ААҖнең Фәнни-техник үзәгендәге автомобиль техникасы күргәзмәсен карадылар, шулай ук башка предприятиеләргә керделәр. Анда шулай ук Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев тә катнашты.
Казахстан автомобиль техникасының зур йөк автомобильләре базары – «КАМАЗ» ААҖ өчен күп сыйдырышлы һәм перспектив мәйдан. Соңгы елларда Казахстан «КАМАЗ» ААҖ экспорт базарлары арасында беренче урында тора.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Имангали Тасмаһәмбәтов «ТАНЕКО» ААҖ (Түбән Кама) җитештерү куәтләрен карадылар.